Казанда Санкт-Петербургтагы татар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

«Казан» милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында Санкт-Петербургтагы татар рәссамнарының «Все краски Питера тебе, моя любимая Казань» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Елена Сайтбагина, Рәшит Гыйләҗев, Илдус Вахитов, Рәшит Әдһәмов һәм Сания Бәхтиярова иҗатлары тәкъдим ителде. Тамашачылар хозурына 50дән артык картина куелган иде.

БӘЙЛЕ
2016 Июл 12

Әлеге очрашу Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы һәм ярдәме белән оештырылды. Гүзәл чарага килгән рәссамнарны һәм кунакларны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде. Шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллекнең даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да әлеге күргәзмәнең Казанда узуына чиксез шатлыгын белдерде.

Сәнгать белән кызыксынучылар игътибарына, күргәзмә 2016 елның 20 августына кадәр эшлиячәк.

Булат Ибраһим

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр

Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе