Семинар кысаларында ХХ йөз башында танылган татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре эшчәнлеге яктыртылачак, әлеге тәҗрибәне хәзерге заман мәгариф системасында куллану үрнәкләре күрсәтеләчәк. Быел чарада чыгышлар гына түгел, ә ачык дәресләр күрсәтү дә ниятләнә. Гимназия укучылары үз мисалларында мәшһүр татар мөгаллимәләренең мирасы әле дә актуаль булуын раслаячак.
Семинар көнне укучы кызлар да, мөгалимәләр дә татар милли киемнәреннән булачак. Ә дәресләр ХХ гасыр башы лексикасы кулланып үткәреләчәк. Укучылар да, семинарда катнашучылар да шул чорның атмосферасын тоя алыр дип көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар.