Казанда мәчетләр каршында оештырылган дини курсларда белем бирүче мөгаллимнәр форумы үтә

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республика мәчетләре каршында оештырылган дини курсларда белем бирүче мөгаллимнәр форумы үтә. Әлеге чара “Казан” милли мәдәният үзәгендә бара. Татарстанның төрле районнарыннан 300 мөгаллим-мөгаллимә җыелды.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 28. Фото:dumrt.ru

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзенең чыгышында дини курсларда гыйлем бирүче мөгаллимнәргә рәхмәтен җиткерде. "Дини гыйлем бирү өлкәсе - Диния нәзарәтенең иң мөһим һәм җитди юнәлеше. Чөнки безнең күп эшләребез гыйлем белән бәйле. Нинди генә эш башкарсак та, хәтта мәчет төзи башлаганда да, гыйлемгә таянабыз. Балаларыбыз әйбәт кеше булсын дисәк тә, аларны тәрбияләр өчен ярату гына җитми бит, ә гыйлем кирәк. Тормышта күп очракларда бары гыйлем белән проблемалардан чыгабыз, кыен хәлләрдән котылып калабыз. Раббыбызга гыйбадәт кылыр өчен дә гыйлем кирәк! Шуңа күрә дә Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйткән: “Я галим, я укучы, я аларны тыңлаучы бул”, - дигән. Гыйлемнең иң хәерлесе – ахирәткә чакырган дин гыйлеменнән гыйбарәт. Бүген бирегә менә шушы иң хәерле гыйлемне бирүчеләр - бик тә мәртәбәле кешеләр җыелды. Сез бар яктан хәерле гыйлемне балалардан башлап, әбиләргә, бабайларга кадәр өйрәтәсез. Аллаһы Тәгалә мөгаллимнәргә, имамнарга үзенчәлекле һәм җаваплы эш – динебезгә, халкыбызга хезмәт итүне йөкләгән. Шушы хезмәтне башкару өчен барчабызга да Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ныклык һәм сабырлык бирсен иде!" - диде мөфти.

“Башлангыч дини гыйлем – ислам мәгарифенең чишмә башы”

Бүгенге көндә республикада 1400дән артык мәчет эшләп килә. Аларның яртысыннан күбесендә дини башлангыч белем бирелә. Узган яз көне уздырылган аттестациядә барлыгы 1350 мөгаллим катнашты. Узган елны Татарстан мәчетләрендә оештырылган курсларда мәчетләрендә оештырылган курсларда уртача 25 меңләп кеше дини белем алган.

Дини мәгариф системасының торышы, андагы проблемалар хакында мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде. “Мәчетләр каршындагы курслар безнең өчен бик мөһим, чөнки әлеге курслар аша 25 меңнән артык кеше беренчел дини белем ала. Биредә алар ислам юлына беренче адымнарын ясый. Сез аларны намазга ничек бастырасыз икән, алар шулай итеп намаз укый башлыйлар. Бу бик мөһим, чөнки дин ул мәчеткә кереп намаз укып чыгу гына түгел, ә дөньяга карашлар системасы. Сез аларда нинди фикер формалаштырсагыз, алар киләчәктә дә шулай барырга тырыша. Фикерләр карашы бер мәртәбә формалашкач, аны әллә ничә мәртәбә үзгәртеп булмый һәм шуңа да мәчетләр каршындагы курсларга зур игътибар бирәбез. Әгәр укучының гакыйдәсе дөрес түгел икән, ул үзенә дәлилләр эзли башлый. Бүгенге көндә аларны табу проблема түгел. Интернетка керә, анда теләсә нинди китап бар, ә китап тапмаса, чит илдәге шәехлар белән киңәшләшә башлый. Мәчетләр каршындагы курслар шулай ук рухи тәрбия өлкәсе. Аларга күбрәк балалар йөргән саен, безгә алга таба мәгариф системасын оештыру җиңелрәк булачак”, - дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы эшләнүен хәбәр итте. Алар бүгенге форум кысаларында һәрбер мөгаллимгә таратылды. Мәчетләргә ислам дине нигезләрен өйрәнергә килүчеләрнең төрле яшьтәге булуларын исәпкә алып, программа 3 төп өлешкә бүленде: мәктәпкәчә яшьтәге 2-6 яшьлек балалар өчен, мәктәп яшендәге 7-17, 2-6 яшьлек укучылар һәм 18 яшьтән башлап олылар өчен. Ошбу программаны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил Валиуллин һәм Кукмара мәдрәсәсе директоры Рәшит Курамшин төзегән. Аңа нигезләнеп дәреслекләрдә әзерләнеп килә. Балалар өчен махсус дәреслекләр, ә өлкәннәр өчен ике тип дәреслек булачак. “Әлеге программа бүген беренче тапкыр тәкъдим ителә. Моңа кадәр балалар өчен программа юк иде. Өлкәннәр өчен дә аерым бүлекләр юк иде. Монда тулы рәвештә әдәбияты күрсәтелгән һәм китабыбыз да күләмле булып чыкты. Әлеге эшкә өлеш кертүче мөгаллимнәргә зур рәхмәт”, - дип сөйләде нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин.

“Без беркайчанда милләт белән динне аермадык”

Мөгаллимнәр белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә килгән иде.

“Казан дәүләт университетында укыган елларымда татарның иң атаклы галимнәренең берсе Нәкый Исәнбәт белән очрашуга Тукай клубына барган идек. Әлеге очрашуда бер студент шундый сорау бирде аңа: “Татар халкы ничә гасырлар буена дәүләтсез яши, ә менә ул ничек сакланып кала алды икән?”. Нәкый ага әйтте: “Татар халкын саклап калуда ислам диненең өлеше искиткеч зур. Әгәр дә татар халкында дин дә булмаган булса, белмим, аның язмышы нинди булыр иде икән?” - дип җавап бирде. Бу безнең галимнәребезнең, язучыларыбызның, әдипләребезнең дә дингә, дини оешмаларга һәм исламга карата үзенең ихтирамы, хөрмәте булганлыгын дәлилли. Чыннан да ислам дине татар милләтен саклап калучыларның берсе. Шуның белән бергә татар халкы үзе дә ислам динен саклап калды. Димәк, дин милләтне, ә милләт динне саклап калды. Әгәр без милләт язмышы турында уйлыйбыз икән – без моны ислам дине белән бәйләмичә булдыра алмыйбыз. Татарның яңа тарихы 90 еллар башында башланып китте. Без башка төр җәмгыятьтә яши башладык һәм дингә дә мөнәсәбәт үзгәрде. Ләкин кайвакыт авыллардагы надан муллалар безне кая алып бара дигән ялгыш фикерләр дә ишетергә туры килә. Мин алар белән һич кенә дә килешмим. Ул балаларның төрле югары дәрәҗәдәге уку йортларында укый алмавында муллаларның, имамнарның бер гаебе дә юк. Чорыбыз шундый иде, белем алырга да мөмкинлек булмады, әмма без барыбыз да ул муллаларга рәхмәтле булырга тиеш. Хәзер халкыбызның иманы бөтен икән, бу кемдер надан дип атаган муллаларның тырышлыгы нәтиҗәсендә генә”, - дип сөйләде Разил Вәлиев.

Ул шулай ук күптән түгел җомга вәгазьләрен татарча уку карарын турында фикерен белдерде “Бу карарны миләтпәрвәрләр, депутатлар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә бик хуплады. Риза булмаган кешеләр дә булгандыр, чөнки татарча белмәгән милләтәшләребез дә күп. Аларның да фикерләрен без ишетәбез, әмма без үз милләтебезнең язмышы турында уйларга тиеш. Без беркемгә дә каршы килмибез, әмма әгәр татар халкы үзенең телен югалтса, акрын гына ул милләтен дә тулаем югалтачак. Бу яктан караганда, дин һәм мәдәният әһелләренә бергә булырга кирәк. Бер елны Финляндия имамыннан: "800 ләп татар яшәгән җирдә ничек динне дә, телне дә саклап калдыгыз?" - дип сораган идем. Ул: “Без беркайчан да милләт белән динне аермадык”, - дип җавап бирде”.

Чарага чит ил кунаклары да килгән иде. Индонезиянең Голәмәләр шурасы башлыгы, Халыкара ислам лигасы каршындагы консультатив шура әгъзасы Мөхеддин Җунәйди һәм Мароккодагы Габделмәлик Әс-Сәгъди университетының теология факультеты профессоры Габдулла Суфьяни республика мөгаллимнәре белән уку-укыту системасындагы тәҗрибәсе белән бүлеште. Аларның бүгенге җыенга килүләре бер дә очраклы түгел. Әлеге илләр күп еллар дәвамында Татарстандагы дини мәгариф системасын үстерергә зур өлеш кертә. Россия ислам университеты шәкертләре дә әлеге илләрдәге югары дини уку йортларында дини белемнәрен ныгыта.

Җыен дәвамында мөгаллимнәр каршында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин чыгыш ясады һәм үзенең чыгышында башлангыч дини белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләр хакында тулырак бәян итте. Хәзерге вакытта җыенда катнашучылар каршында “Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы” төзүчеләре чыгыш ясый һәм аны куллану үзенчәлекләре белән таныша. Иртәгә исә урта һәм югары дини гыйлем бирүче укытучылар киңәшә.

Алсу Хәнҗәрова, ТР МДН Матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе