Казанда “Күрмәүче кешегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” шигаре белән акция башланды

Казанда “Күрмәүче кешегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” шигаре белән махсус акция башланып китте. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды электрон Коръән каләмнәр сату белән шөгыльләнүче интернет кибете белән берлектә “Ярдәм” фонды химаячесе бул!” хәйрия акциясендә катнашырга чакыра.

БӘЙЛЕ
2017 Дек 25. Фото:ansar.ru

Күрмәүче мөселманнарга игелек эшләргә теләүчеләр Коръән каләм яки Луи Брайль методикасы буенча эшләнгән Коръән бүләк итә ала. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә акчалата социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә бар.

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү курслары Россия төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 60лап кешене җыя.Курслар тәмамлану белән, күрмәүче мөселманнарга Луи Брайль методикасы буенча эшләнгән Коръәннәр бүләк ителә. Бу - алар өчен бик тә истәлекле бүләк.

Тәфсиллерәк мәгълүматны 8-999-157-57-79 телефоны буенча алырга мөмкин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе