"Ярдәм" мәчете һәм тернәкләндерү үзәге Казан мэрының һәрдаим кайгыртуын тоеп яши. “Сөләйман” мәчетендәге социаль юнәлештәге проектларның тулы көченә эшләп киткән вакыты да Илсур Метшин Казан мэры итеп куелган елларга туры килә. “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете комплексы да аның булышлыгы белән сафка бастырыла.
Илсур Рәисович, күңел һәм йөрәк җылыгызны биреп төзегән мәчет-үзәк динебез, халкыбыз, Казаныбыз, илебез өчен хезмәт итә. Андагы һәрбер кеше Сезнең өчен дога кыла, шундый миһербанлы кеше үстерүләре өчен әти-әниегезгә елый-елый рәхмәт укый. Зур рәхмәт Сезгә!
Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм эшегездә зур уңышлар телибез! Без сезнең ярдәмне, яклауны тоеп яшибез, Сез дә меңләгән догачыгыз барын онытмагыз. Без сезнең белән!
Олы ихтирам белән,
"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.