“Күзләр күрмәсә, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк”: “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектының матбугат очрашуы нәтиҗәләре

Бүген, сафәр аеның 13-нче көнендә, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды чатырында матбугат очрашуы узды, ул «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проектын дәвам итүгә багышланды.

БӘЙЛЕ
2020 Сен 30

Бүген, сафәр аеның 13-нче көнендә, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды чатырында матбугат очрашуы узды, ул «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проектын дәвам итүгә багышланды. Әлеге проект Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фондының 2020 елда оештырылган икенче бәйгесендә җиңде. Грантның күләме 9 990 456,00 сум тәшкил итте.

Матбугат очрашуында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, проектны тормышка ашыруда катнашучы партнерлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча тернәкләнү узучылар чыгыш ясады.

Проектның максаты – күзләре күрмәгән һәм начар күргән кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү: курсларда аларга көнкүрештә кирәк булган күнекмәләрне һәм белем бирү, психологик һәм физик яктан тернәкләндерү.

Башта сүз ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиевага бирелде. Ул конкрет проектларны гына түгел, аларны гамәлгә ашыручы кешеләрне дә билгеләп үтте. Зилә Вәлиева үз чыгышында: “Җәмгыятьнең тормышы тагын да яхшырсын өчен, үзеннән өлеш кертүчеләр бар. Моннан башка җәмгыятьне имин дип санап та булмас иде. Моның өчен аларга бик рәхмәтлебез. Юкка гына “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектында республика гына катнашмый, монда ярдәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән кешеләргә дә күрсәтелә. Бу, әлбәттә, уникаль тәҗрибә. Шул ук вакытта әлеге проект – югары рухият, әхлаклылык үрнәге, аннан үрнәк алырга кирәк”, - диде.

Фонд, эш юнәлешләре һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты турында «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, проектның гомуми бәясе - 15 539 330 сум, шуның 36 проценты (якынча 5 500 000 сум) - фондның үз акчалары. 9 990 456,00 сум күләмендә җәлеп ителә торган акчалар курсларда катнашучыларны тукландыру, проектның административ һәм педагогик составына хезмәт хакы түләү, махсус әдәбият бастыру өчен тотыла. Моннан тыш, грант хисабына инфомат сатып алынган, тернәкләндерү курсларын узучы теләсә кайсы кеше аның ярдәмендә, читтән торып, коммуналь хезмәтләр өчен түли, фонд һәм аның проектлары турында мәгълүмат ала ала.

Бергәләп финанслау кысаларында коммуналь хезмәтләр, курсларга килүчеләрне йөртү һәм яшәтү, мәдәни-массакүләм чаралар оештыру, экскурсияләр, спорт чаралары, көнкүреш әйберләре, канцелярия товарлары сатып алу, волонтерларны җәлеп итү карала.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектының структурасы, программасы, укытучылар һәм тернәкләнү узучылар турында фондның вице-президенты, тернәкләнү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова сөйләде. Ул әлеге проектның сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерүгә юнәлдерелгән булуын искәртте:

“Проект кысаларында 6 төркем – 270 кеше белем алачак. Проект 2021 елның 31 декабрендә тәмамланачак. Без, бу проект башланганчы ук, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен курслар уздырдык. Чөнки безнең тернәкләндерү үзәге эшчәнлегенең максаты – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү. Без үзебезнең карамакта булган һәр кеше үзен җәмгыятьнең тулы канлы әгъзасы итеп хис итсен, аның тормыш сыйфаты сәламәтлеге начар булу белән бәйле булмасын өчен тырышлык куябыз.

Бу грантның беренче курсы 15 сентябрьдә башланды һәм 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Курсларда катнашучылар Луи Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәнәчәк. Ә ул алар өчен гади мәгълүмат алу чарасы булып тора. Курслар узучы һәр кешегә 5 китаптан торган, Брайль шрифты белән басылган әдәбият комплекты биреләчәк”, - диде ул.

Мәликә Гыйльметдинова күзләр күрмәсә, төшенкелеккә бирелмәскә, чит кешеләрнең ярдәменнән башка үз-үзеңне карау күнекмәләренә өйрәнергә, эш белән мәшгуль булыр өчен, үзеңә бер шөгыль табарга кирәклеген билгеләп үтте. Матди яктан булмаса да, психологик яктан уңайлылыкка ирешү мөһимлеген ассызыклады. Ә “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты чын мәгънәсендә моңа ярдәм итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе