Барыбыз да рухи яктан бай булырга омтыла. Коръән укып, рухи азык алу һәр мөселманга хас. Ә менә күрмәүчеләр Луи Брайль шрифты буенча бастырылган Коръәннәрне укып юана, яктылыкка омтыла. Коръән укырга өйрәнгән күрмәүчеләрнең фикерләве, дөньяга карашы үзгәрә. Өметсезлеккә бирелгән кешеләр яңадан тормышка кайта, үз бәхетен таба, яшисе килеп яши башлый.
Һәр күрмәүченең үз язмышы. Алар кичергән җан әрнешен безнең беребез дә ахыргача аңлап та бетерә алмас. Кемдер яшьтән кояш нурларын күрүдән мәхрүм булса, кемдер операциядән соң, кемдер бала тапканнан соң, кемдер башка чит кешеләр гаебе белән сукырайган.
Дин кардәшләребез “Ярдәм”дәге курсларга Изге Коръәнне укырга өйрәнергә дип максат куеп килә. Тернәкләндерү курслары программасы да бу изге максатка ирешерлек итеп төзелә. Чөнки Изге Коръәнне укырга өйрәнү җиңел түгел, зур тырышлык куярга кирәк. Бетмәс-төкәнмәс калкып торган нокталардан торган хәрефләрне бармак очлары белән капшап, тоемлап уку зарур. Коръәнне укый-укый, менә шул калкып торган нокталар тигезләнә, юкка чыга башлый. Шуңа күрә Брайль шрифты буенча бастырылган Коръәннәрне дә яңартып торырга кирәк.
“Ярдәм” фонды оештырган тернәкләндерү курсларында 2005 елдан бирле Россиянең һәм БДБ илләреннән килгән 14 меңнән артык кеше белем алган һәм дәваланган, Коръән нурына коенган. Курслар тәмамлану белән аларга бик зур бүләк – Луи Брайль шрифтында басылган Изге Коръән бирелә. Күзләре күрүчеләр укый торган Коръән бер томнан торса, күрмәүчеләр өчен басылган Коръән 6 томнан тора, 10 килограммга җитә.
Брайль буенча Коръәннәр “Ярдәм” фонды карамагындагы типографиядә бастырыла. Бер комплект 7500 сумга төшә. Коръән өчен махсус кәгазь чит илдән кайтартыла, кыйммәт. Күпчелек күрмәүчеләр өчен бу бик зур сумма. Әмма безнең һәрберебез кояш нурларын күрүдән мәхрүм булган, әмма күңелләре белән яктылыкка омтылган кешеләргә үзенең кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, аның дөньясын Коръән нуры белән яктырта ала.
Коръән укып юанган, шуның белән рухи, психологик яктан ныгыган, яшәргә җиңелрәк булган, сынауларны узарга көч тапкан бик күп кешеләр белән очрашырга туры килә безгә. Алар – дистә меңләгән. Безнең бу кешеләр турында сөйләвебез генә алар күңелендәгесен ачып та бирә алмас. Ә менә бу видеоларда - күрмәүчеләрнең бөтен барлыгы, өметләре, шатлыклары һәм тормышка мәхәббәте...
Күрмәүчеләрне Коръәнле һәм бәхетле итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар.Получатель платежа: Национальный исламский благотворительный фонд «Ярдэм» Банковские реквизиты • ИНН 1658087725 • КПП 165 801 001 • ОГРН 1071600003530 Расчетный счет: 1) Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк БИК 049205603 Корр/сч. 30101810600000000603 Р/сч. 40703810562000000971 2) ООО КБЭР «Банк Казани» БИК 049205844 Корр/сч. 30101810100000000844 Р/сч. 40703810816010000250 Назначение платежа: Благотворительная помощь на печать Корана