Күрмәүчеләрнең дә җәмгыятьнең тулы хокуклы вәкилләре буласы килә

Бүген – 30 июльдә - “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр өчен укыту-дәвалау тернәкләндерү курслары тәмамланды. Әлеге курслар РФ Президенты гранты һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары исәбеннән финанслана.

Читайте также
2018 Июл 30. ярдәм

Бүген курслар тәмамлануга багышланган җыелышта “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, укытутучылар һәм тернәкләнү узучылар катнашты.

Билгеле булганча, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләрне кире тормышка кайтару, күңелендә өмет чаткысы уяту өчен тырыша да инде. “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проектының РФ Президенты грантын отуы бу юнәлештәге мөмкинлекләрне тагын да арттырды да инде. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр турында күбрәк кешегә сөйләргә, аларга игътибар җәлеп итәргә, алай гына түгел, аларга сәламәт кешеләр белән күбрәк аралашырга мөмкинлекләр зуррак хәзер. Әлеге курслар РФ Президенты гранты һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары исәбеннән финанслана.

Беренче июльдән 45 кеше өчен башланып киткән киңкырлы тернәкләндерү программасы белем бирү, психология һәм медицина ярдәме күрсәтүне күз алдында тотты да инде. Күптән түгел генә сукырайган кешегә дә, тумыштан кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнар – барысы да исәпкә алынган. Бер сүз белән әйткәндә, шушы курсларны узганнан соң, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белем эстәп, үз-үзенә ышанычы артып, рухи яктан ныгып кайтып китте.

Менә Брайль графикасында язарга һәм укырга өйрәтүне алсак та, рус брайлен дә, гарәп брайлен дә үзләштерергә мөмкинлек бар. Алты нокталы брайль язуында укырга һәм язарга өйрәнсәләр, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр үзлектән белем ала, кызыклы мәгълүмат белән таныша, эшкә урнаша ала һәм мөстәкыйльрәк була.

Курсларга килүчеләрнең күпчелеге Брайль язуын үз киләчәген кайгыртып өйрәнсә, Пермь краеннан Әнисә апа Бакказова үзе эшләгән сукырлар оешмасына йөрүчеләрне кайгыртып өйрәнә. Белем алуда чикләр юк ди бит. Курсларда инде Брайль язуында хәйран шома укучылар да, гарәп графикасы хәрефләрен зурайтып өйрәнүчеләр дә, компьютер нигезләрен үзләштерүчеләр дә белем ала.

Курсларда белем бирү белән беррәттән, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән психологлар эшли һәм медицина ярдәме күрсәтелә. Килеп туган проблемаларны хәл итү өчен, курсантлар авыр хәлләрдә югалып калмасын өчен, юристлар үз киңәшләрен бирә. Курсантлар боларның файдасын бик күрә.

Билгеле, курсларда тернәкләнү узучыларның көн саен диярлек театрларга, Казан шәһәре буйлап экскурсияләргә, музейларга, паркларга баруы, табигатькә чыгуы аларның рухи халәтенә уңай тәэсир итте.

Алай гына түгел, күчмә чаралар вакытында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр бер-берсенә терәк булды, аларга волонтерлар да булышты. Хәтта ки курсантлар белән волонтерлар арасында дустанә һәм туганнарча мөнәсәбәтләр урнашты дип әйтергә була.

Күрмәүчеләрнең театрларга, Казан шәһәре буйлап экскурсияләргә, музейларга, паркларга баруы, табигатькә чыгуы, әлбәттә, үзләре өчен генә файда китерми, ә бәлки җәмгыятьне дә күпмедер дәрәҗәдә үзгәртергә булыша. Бу нәрсә дигән сүз соң? Сәламәт кешеләр җәмәгать урыннарында сәламәтлеккә туймаган кешеләрне күреп, дөньяның әле бу ягы да барлыгын аңлый. Кайбер вакытта, чыннан да, параллель дөньяда яшибез кебек.

Ә “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проекты күрмәүчеләрнең проблемаларына игътибар итәргә һәм аларга ярдәм итәргә этәрә. Театр булсынмы ул, паркмы, музеймы, әллә Кабан күле янында җәяү йөрүләрме – күрмәүчеләр сәламәт кешеләрнең ярдәменә, игътибарына бик тә мохтаҗ. Кибет һәм башка урыннарны әйтеп тә тору кирәкмидер. Аларның да үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп тоясы килә.

Спорт ярышлары, иртәнге физзарядка, ике кеше утырып йөри торган “тандем” велосипедларына утырып йөрү, массаж сеанслары тернәкләнү узарга килүчеләрнең күңелен генә күтәреп калмады, физик һәм рухи яктан сәламәтлеген дә ныгытты.

Бу юлы җыелган курсларда беренче тапкыр “тандем” велосипедларына утырып йөрү кебек яңалык кертелде. Дөресен генә әйткәндә, ул олысында да, кечесендә дә зур кызыксыну уятты. Инде 20, 40 ел буе велосипедка утырып карамаган курсантлар мәчет янында да, яңартылган Урицкий паркында да сәпитләрдә рәхәтләнеп йөрде.

Күрмәүчеләр арасында велотандем спортның паралимпия төре булып санала. Әмма безнең илдә әле ул киң таралмаган. Дзюдо буенча спорт мастеры Линда Габдрәшитова әлеге спортның мәгънәсен тирәндәрәк күрә. “Әлеге спорт төрен командада эшләргә өйрәтә”, - ди.

Җирлектә җайлашырга өйрәнү дә курсантлардан зур осталык сорый. Курслар вакытында бу күнекмәләрне тулысынча үзләштерү өчен, укыту-тернәкләндерү үзәге янында махсус маршрут салынган. Күрмәүчеләр кыр казлары кебек, көн дә шунда йөрергә өйрәнә. Көндәлек караңгылыктан, урамдагы киртәләрдән курыкмаска өйрәнү өчен үз-үзеңне җиңәргә дә кирәк әле.

Күзләре күргән кешеләр кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнарга никадәр читен булуын аңлап та бетермәскә мөмкин. Күрмәүчеләр көн саен билгесезлеккә таба юл ала. Әмма мөстәкыйль булу, үзең теләгән җиргә чыгып йөрү өчен җирлектә җайлашырга өйрәнмичә дә булмый. Никадәр авыр булса да.

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен белем алу, спорт белән шөгыльләнү, психологик һәм медицина ярдәме мөһим булган кебек, йорт эшләренә өйрәнү дә тормыш өчен кирәк.

Күрмәүчеләр арасында тумыштан сукыр булган һәм берәр авыру яки җәрәхәт аркасында күрми башлаган кешеләр бар. Әгәр инде беренчеләре тормыш итәргә күпмедер дәрәҗәдә өйрәнгән булса, икенчеләренә авыррак – чөнки алар мондый тормышка әзер түгел. Аларны эшкә өйрәтү өчен, тернәкләндерү курсларында йорт һәм кул эшләре дәресләре кертелде дә инде.

Курсантлар ашарга пешерергә, аш-су бүлмәсендәге җиһазларны эшләтергә өйрәнә. Кул эшләре дәресендә ясалган матур-матур әйберләр күрмәүчеләргә дәрт өсти, киләчәккә өмет уята һәм канатландыра. Бу юлы курсантлар камыр ризыклары – пироглар һәм татарның зур бәлешен салды, 39 ел буе аш-су остасы булып эшләгән Рахилә апа токмач кисте, барысын да тәмле ризык белән сыйлады.

Бәлешне дә дус булып, күмәк көч белән салган кебек, курслар тәмамланганда алар күпмедер дәрәҗәдә туганнарга, гаилә әгъзаларына әйләнә. Күрмәүчеләр үзләре кебекләр белән аралаша, дуслар таба. Өйләренә кайтып киткәч тә, аралашып, сөйләшеп торалар. Аларның да җәмгыятьнең тулы хокуклы вәкилләре буласылары килә.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе