Язучылар дини-әхлакый проблемаларны корылтай резолюциясенә кертмәде

Татар язучылары корылтае резолюциясендә дини-әхлакый проблемаларга урын бирелмәгән. 

БӘЙЛЕ
2016 Июн 17

Татар язучылары корылтае резолюциясендә дини-әхлакый проблемаларга урын бирелмәгән. 



Корылтай китап бастыру, китап сату, фатир алу, ял итү мәсьәләренә ныклы игътибар бирсә, резолюциядә дини-әхлакый проблемалар күрсәтелмәгән. Берлек рәисе булырга теләгән 28 яшьлек шагыйрь Рифат Сәлах исә язучылар арасында аракы эчүгә каршы көрәшәчәген белдергән иде. 



Язучылар түбәндәге карарлар кабул иткән:



- ТР Хөкүмәте белән берлектә, күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең истәлекләрен мәңгеләштерү буенча озакка исәпләнгән план төзергә. Әлеге планны гамәлгә ашыруда төп чыгымнарны дәүләт һәм хәйриячеләр үз өстенә алырга тиеш;



- Татарстан әдәбиятын пропагандалау максатыннан, шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, торак пунктларда китап кибетләре ачарга, китапханәләрдә китап сату оештырырга, дәүләт заказы кысаларында аларның фондларын тулыландырып торырга;



- татар әдәбияты классикларының, халык язучыларының һәм аеруча талантлы авторларның күптомлыкларын дәүләт хисабына нәшер итүне туктатмаска;



- Мәдәният министрлыгы белән берлектә, татар язучылары әсәрләрен рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә итеп чыгаруның озак сроклы программасын эшләргә;



- Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, югары уку йортларында файдалану өчен (шул исәптән башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә) татар язучыларының аудио-видео китапларын чыгарырга;



- әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне үстерү буенча иҗади эшне көчәйтергә, әдәби берләшмәләрнең һәм түгәрәкләрнең әһәмиятен күтәрергә, дәүләт оешмаларының игътибарын яшь язучылар тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләренә юнәлтергә;



- классикларның һәм хәзерге заман язучыларының әсәрләрен дәреслекләргә күбрәк кертергә;



- социаль ипотека программасы кысаларында Татарстан язучыларының торак шартларын яхшырту максатында, дәүләт органнары, шул исәптән ТР Мәдәният министрлыгы аша, Язучылар берлеге әгъзаларына өстенлекләр бирергә;



- язучыларның ялын һәм иҗат чорларын оештыруда шифаханә-курортларга ташламалы юлламалар бирүне дәүләт тәэмин итәргә тиеш.



Корылтайны алып барган Зиннур Мансуров бер төркем съезд делегатларыннан тәкъдимнәр кертелгәнен әйтте. Язучылар берлеге әгъзалары элеккеге “Болгар” номерлары урнашкан яңа бинаны үзгәртеп коруны тәкъдим итә. Алар Тукай яшәгән 40 нчы бүлмә катын тулысынча татар әдәбияты тарихына багышланган Тукай мемориаль үзәге итеп күрергә тели. Анда татар тарихында тирән эз калдырган бөек шәхесләр турында да мәгълүмат тупланган булырга тиеш, диелә.



Фәүзия Бәйрәмова телевидениедә татар язучылары белән даими тапшырулар алып баруны тәкъдим итте. Делегатлар аның бу фикерен хуплады. Ким дигәндә, аена бер тапкыр дигән сүз чыкты, тик атна саен кирәк диючеләр дә табылды.



Нәҗибә Сафина резолюциядә язучыларның милли мәгариф системасын торгызуны таләп итүләре турында мәгълүмат булырга тиешлеген белдерде. Шулай ук, делегатларның берсеннән, читтә яшәгән татар шагыйрьләрен барларга кирәк, дигән фикер дә яңгырады.



Зиннур Мансуров тәкъдимнәрнең камилләштерелеп, резолюциягә өстәләчәген әйтте. “Берлекнең яңа идарәсе шул резолюция буенча эшләячәк дигән өметтә калам. Мондый актив корылтайларны соңгы елларда хәтерләмим. Сабыр булдыгыз, азаккача утырдыгыз, тәкъдимнәрегезне керттегез”, - дип, ул корылтай делегатларына рәхмәтен җиткерде.Татар язучылары корылтае резолюциясендә дини-әхлакый проблемаларга урын биреләгән. 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе