“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының игелекле эшләренә багышланган чираттагы видеожурналын тәкъдим итәбез. Ул Ислам диненең асылын тормыштагы эш-гамәлләр, кеше язмышлары аша чагылдыра.
Февраль аенда “Ярдәм”дә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары тәмамланды. Нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашмадык без анда. Күрмәүчеләрнең нинди көчле рухлы булуына сокландык. Күзләребезнең күрүенә мең кат шөкер иттек. Видеожурналда күрмәүчеләрнең кайдан яшәргә көч табуын, "Ярдәм"дәге тернәкләндерү курсларының монда нинди роль уйнавын күрсәтергә тырыштык.