Бу санда без сезне "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының бөтен Россия, БДБ илләре мөселманнары тормышында нинди мөһим урын алып торуы белән таныштырырбыз.
Ингушетиядә беренче тапкыр күрмәүче хатын-кызлар арасында “Йөрәкләрне яктыртучы” дип аталган Изге Коръән бәйгесе әлеге фонд каршында эшләүче күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенең җимешләрен күрергә мөмкинлек бирде. Билгеле булганча, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге - Коръәнне Брайль системасы буенча өйрәтүдә бөтен Бәйсез дәүләтләр бердәмлегендә бердәнбер. Ингушетиядә күрмәүче мөслимәләр арасында узган бу бәйгедә дә кайчандыр “Ярдәм”дә Изге китап серләренә төшенгән дин кардәшләребез бар иде. Чечнядан Мәдинә Кадыйрова белән Дагыстаннан Әминә Кункуева “Ярдәм” дә белем алган вакытларны әле дә сагынып искә төшерә. Изге Коръән бәйгесендә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең күрмәүчеләрне Коръәнгә өйрәтүдәге эшчәнлеге югары дәрәҗәдә билгеләп үтелүе урынлы булды."Йөрәкләрне яктыртучы" бәйгесе чын мәгънәсендә "Ярдәм" рухы белән сугарылган иде.
Ингушетиядә күрмәүчеләрне Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәтә торган берничә оешма эшли. Алар икесе дә күрмәүче мөселманнар белән эшләүче “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге тәҗрибәсен истә тотып төзелгән. Күрмәүче гражданнар өчен “Интеграция” белем бирү үзәге һәм күрмәүчеләр өчен “Әр-рахим” мәдрәсәсе җитәкчеләре үз вакытында “Ярдәм”дә белем өстәгән. Алар хәзер башкара торган эшләр белән безнең видеожурналда танышырга мөмкин.
Ярдәм”дәге курслар күрмәүчеләр күңелендә өмет, үз-үзләренә ышаныч тудыра, тормыш мәгънәсен табарга ярдәм итә торган ниндидер бер могҗизаи күренеш ул. Бүген без “Ярдәм”дәге курслар тормышында зур роль уйнаган кешеләр турында сөйләшербез.
Менә моннан тугыз ел элек әле Сөләйман мәчетендә уза торган тернәкләндерү курсларына шәкерт булып килгән Давыт остаз бүген үзе Ярдәмдәге курсларда белем бирә, Коръән серләренә төшендерә.
Икенче тарихыбыз - “Ярдәм”дә тормыш юлдашларын тапкан кешеләр турында. Хәзерге вакытта Башкортостанның Сибай шәһәрендә гомер итүче күрмәүче ирле-хатынлы Айдар абый белән Римма апа да бер-берсен “Ярдәм”дәге курсларда тапкан. Инде ел ярымнан артык алар, бер-берсенә иптәш булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Ә барысы да Айдар абый күргән төштән башланган. Аның бер дәфтәр тутырып, Брайль шрифты белән хат язып, Римма апага тәкъдим ясавы, тавышын ишетеп, гашыйк булуы турында - безнең видеожурналда.