
Татарстан халкының тыныч, мул, рухи яктан бай тормышта яшәве – Сезнең казаныш. Алга таба да бу юнәлештәге проектларны тормышка ашыру өчен, көчле һәм сәламәт булып калуыгызны телибез. Сез җитәкләгән команда Татарстанның чәчәк атуына булышлык итсен, һәм адымда теләктәшлек итсен.
Сезнең югары профессионал булуыгыз һәм танылу тапкан эшлекле сыйфатларыгыз республика белән ышанычлы идарә итәргә мөмкинлек бирә. Сез икътисади яктан да, социаль яктан да Татарстанны үстерәсез.
Татарстан Республикасы сезнең җитәкчелектә алга таба да үсеш кичереп, эш һәм ял өчен тормыш-көнкүреш шартлары тагын да яхшырсын.
Республикада Сез социаль юнәлештә алып барган төптән уйланылган сәясәт “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды эшчәнлегендә дә ачык чагылыш таба. Без сезнең кайгыртуны һәрдаим тоеп яшибез. Сезнең тарафтан “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге өчен алынган җиһазлардан файдаланып, физик мөмкинлекләре чикле булган кардәшләребез тормыштан ямь таба, үзләрен рухи яктан баета. Бик зур рәхмәт Сезгә! Аллаһы Тәгалә бу юлда кылган изгелекләрегезне кабул итсен!
Сезгә хәерле гомер, гаилә бәхете, бай рухи тормыш, матур якты көннәр, бөтмәс-төкәнмәс энергияле булуыгызны теләп калабыз.
“Ярдәм” МИХФ Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитов
“Ярдәм” МИХФ җитәкчесе Илһам Исмәгыйлев