
"Без динсезлек елларында халыкка традицион дини кыйммәтләрне җиткергән барлык татар имамнарын истә тотарга һәм хөрмәтләргә тиеш”, - диде Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов.
“Түгәрәк өстәл” утырышы кысаларында иң күренекле дин әһелләреннән булган Әхмәтзәки Сафиуллинга багышланган фильм тәкъдим ителәчәк. Фикер алышуда Татарстанның күренекле дин әһелләре, галимнәр, совет имамнарының укучылары һәм туганнары катнашыр дип көтелә.