"Ярдәм" мәчетендә хәләл ит, казылык, сөт, бал сата торган азык-төлек комплексы ачылды

Комплекстан җыелган керем балалар йортларына тотылачак.

БӘЙЛЕ
2021 Июн 30

Кичә «Ярдәм» мәчетендә хәләл ит, казылык, сөт, бал һ.б. продуктлар сатыла торган комплекс эшли башлаган. Сатудан керемнәр «Ярдәм» фонды һәм Балтач районы Борбаш авылында балалар пансионаты, Теләче районындагы «Гаилә учагы» балалар йорты проектына тотылачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Ярдәм» мәчете матбугат үзәге вәкиле сөйләде.

«Ярдәм» фондының хәйрия проектлары, башка социаль программалар кебек үк, акча чыгымын таләп итә. Шуңа күрә киләчәктә мөселман оешмаларына хәйрия проектларын гамәлгә ашыру өчен социаль бизнесны үстерергә кирәк», — ди Илдар хәзрәт Баязитов.

Оештыручылар сүзләренчә, комплекста азык-төлек продуктларын алып булачак: хәләл ит, сөт ризыклары, бал һ.б. Ит һәм башка ит продуктлары Чувашиянең Шыгырдан авылыннан китерелә.

Комплексны ачуда «Ярдәм» фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, фонд президенты Илһам Исмәгыйлев, хәйрияче Наил Абдуллин, Татарстан Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков, вице-президент Хәйдәр Камалетдинов, Чувашиянең Шыгырдан авылы фермеры Азат Пазюков, шулай ук «Ярдәм»фонды хезмәткәрләре катнашкан.

«Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов комплексны ачуда ярдәм иткән өчен хәйрияче Наил Абдуллинга рәхмәт белдергән. Алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Гамил Нур «Ярдәм» фонды хәйриячелек һәм мәхәллә системасының татар традицияләрен яңадан торгызуын билгеләп үткән.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-06-2021/yard-m-m-chetend-h-l-l-it-kazylyk-s-t-bal-sata-torgan-azyk-t-lek-kompleksy-achyldy-5828655


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе