Бүген "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев туган көнен билгеләп үтте. Аны якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре котлады.
“Ярдәм" фондында унбиш еллап оешкан тулы бер команда – Илдар хәзрәт Баязитов, Мәликә ханым Гыйльметдинова һәм Илһам Исмәгыйлев бүген дә социаль юнәлештәге уннан артык проектны тормышка ашыруның башында тора. Әлеге проектлар елдан-ел камилләшә, географиясе киңәя, күбрәк кешене җәлеп итә.
Чәчү беткән вакытта дөньяга аваз салган Илһам әфәнде бүген үзе дә өч бала атасы, менә дигән гаилә башлыгы, яраткан ул һәм ир уртасы кеше. Аның белән туганнары, әти-әнисе Фәтхирахман һәм Әнисә ханым да, бертуган апалары Чулпан белән Ләйсән горурлана, хәләл җефете Халисә бөтен башлангычларда терәк булырга әзер.
Ун елдан артык иңгә-иң куеп эшләгән “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов: “Илһам кебек якын дустың булу – зур бәхет ул, - дип саный. – Аллаһы Тәгалә синең белән әле күп эшләр башкарырга насыйп итсен. “Ярдәм” – безнең уртак балабыз ул”. Бу сүзләрне тагын бер кат раслап, Илдар хәзрәт И.Исмәгыйлевне “Меценатлыкка керткән өлеше өчен” дип аталган медаль белән бүләкләде. Фондның вице-президенты Мәликә ханым Гыйльметдинова шушы еллар эчендә нинди генә авырлыклар, нинди генә кризислар аша узарга туры килсә дә, “Ярдәм” фонды башында торган команданың бирешмәвен билгеләп үтте. Илһам әфәнденең озак еллар дәвамында шушы командада калуын теләде.
Үзе тыйнак, шул ук вакытта эш сөючән, принципиаль И.Исмәгыйлевнең фондның двигателе булуын “Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры Айрат Гыймадетдинов күтәреп алып сөйләде. “Аллаһы Тәгалә сине алга таба алып барсын”, - диде ул.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев: “Илһам – ул коллективның үзәге, намуслылык җебе. Аннан үрнәк алырга мөмкин”, - дип бәяләде.
Гадел, принципиаль, күп кешеләрне артыннан ияртеп баручы Илһам Исмәгыйлевне фонд иганәчеләренең берсе Хәбибрахман Миңнуллин: “Илһамның тормышы – үзенә күрә бер гыйбадәт, сәдака, вәгазь ул. Гадел җитәкче, тугры мөэмин-мөселман булып калырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен”, - диде ул.
"Ярдәм"леләр.