“Ярдәм” хәйрия фондының “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча тернәкләндерү курслары тәмамланды

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгенә килүче һәр кеше үз алдына бер максат куеп килә: Брайль язуында Коръән укырга, сүрәләр ятларга, Ислам дине нигезләрен, гарәп телен, компьютерда эшләргә өйрәнергә, Брайль язуындагы әдәбият белән танышырга тели. Һәм һәрвакыт аларның һәркайсының үз максатына ирешүен күреп таң каласың. Менә бүген дә тернәкләнү узучылар бу курсларда үзләре максат итеп килгән теләк-ниятләргә ирешүләрен шатланып хәбәр итте. Тернәкләнү узучылар, укытучыларның, белем биреп кенә калмыйча, аларның дус һәм рухи яктан терәк булуын әйтте.

БӘЙЛЕ
2020 Фев 19

Бүген – 19 февральдә - Казанда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгендә үзенә бер җылылык белән “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча бер айлык тернәкләндерү курслары тәмамланды. Күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү юнәлешендәге бу курслар 2020 елда уздырыла торган курсларның беренчесе булып тора. Әлеге курслар “ЛУКОЙЛ” акционерлык җәмгыяте – “РИТЭК” ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы субсидиясе һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары ярдәмендә уздырылды.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проекты – “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән зур күләмле проекты. Бер айлык курслар бу юлы Россиянең 14 төбәгеннән килгән күзләре зәгыйфь булган кешеләрне җыйды. Бүген курслар тәмамлануга багышланган тантаналы җыелышта “Ярдәм” фонды вице-президенты, Тернәкләндерү үзәге директоры, әлеге проектның җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова чыгыш ясап, тернәкләнү узучыларга бер ай дәвамында белем алудагы тырышлыклары, яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. “Төрле яшьтә булуга карамастан, сез үзегезне бердәм, эшкә сәләтле төркем итеп таныттыгыз. Сезне тормыш авырлыкларын җиңеп чыгу теләге берләштерде. Кәефегезнең һәрвакыт күтәренке булуы, җылы мохит сезгә алга куелган максатларга җиңел генә ирешергә мөмкинлек бирде. Монда алган белем һәм күнекмәләр, бай тәҗрибә сезгә алга таба көндәлек тормышта ярдәм итәр дип ышанабыз”, - диде ул.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгенә килүче һәр кеше үз алдына бер максат куеп килә: Брайль язуында Коръән укырга, сүрәләр ятларга, Ислам дине нигезләрен, гарәп телен, компьютерда эшләргә өйрәнергә, Брайль язуындагы әдәбият белән танышырга тели. Һәм һәрвакыт аларның һәркайсының үз максатына ирешүен күреп таң каласың. Менә бүген дә тернәкләнү узучылар бу курсларда үзләре максат итеп килгән теләк-ниятләргә ирешүләрен шатланып хәбәр итте. Тернәкләнү узучылар, укытучыларның, белем биреп кенә калмыйча, аларның дус һәм рухи яктан терәк булуын әйтте.

Алай гына түгел, алар бирегә үз өйләренә кайткан кебек сагынып кайта. Монда, күңелләре күтәрелеп, алга таба яшәргә көч алып кайтып китә. Күзләре күрми башлаган кешеләр “Ярдәм”дә тормыш мәгънәсенә ирешә. Күпләре биредә гаилә җылысына тиенә, үзләрен зур гаилә әгъзалары итеп тоя башлый. “Кече күңелле һәм игелекле булганыгыз өчен рәхмәт, сезгә. Без һәрдаим сезнең олы йөрәкле булуыгызны тоеп яшибез”, - диләр тернәкләнү узучылар. Курслар тәмамлануга багышланган тантаналы җыелышта аеруча тырышлык күрсәткән шәкертләргә Брайль язуындагы Коръәннәр, Коръәннең утызынчы кисәге, Тәҗвид китабы һәм Мәликә Гыйльметдинованың «ПроЗрение» китабы тапшырылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе