"Ярдәм" хәйрия фондының "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проекты кешеләрне тормышка кайтара

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектының максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, аларга белем бирү, психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Әлеге проект җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү бурычын куя.

БӘЙЛЕ
2018 Июн 14. Фото:Данис Касыймов

Июнь башында Казанда күп еллардан бирле эшләп килүче “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын отты. Татарстаннан тәкъдим ителеп, җиңү яулаган 58 проект арасында “Ярдәм” хәйрия фондына бирелгән грант - иң күләмлесе.

“Ярдәм” хәйрия фонды өчен зур шатлык, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эшне тагын нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлекләр арта. “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган грант проекты, бер елга исәпләнеп, 2018 елның 11 июненнән эшли башлады.

Бүген шул уңайдан “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгенең конференц-залында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проектын тормышка ашыра башлауга багышланган матбугат очрашуы узды. Матбугат очрашуы үткәрүнең төп максаты күрү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләрне тернәкләндерү һәм аларны тормышка әзерләү турында күбрәк мәгълүмат тарату иде.

Анда “Ярдәм” фонды җитәкчелеге - “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм “Ярдәм” милли хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәге директоры, “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова белән берлектә “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган проектны тормышка ашыруга үз өлешен кертүче партнерларыбыз - мәдәният оешмалары, табиблар, юристлар һәм хәзерге вакытта курслар узучы күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр катнашты. Очрашуда әлеге проектның күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тормышка кайтаруда никадәр мөһим булуы билгеләп үтелде.

Грант бирелгәннән соң, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр укыту-тернәкләнү курсларына беренче тапкыр 1 июльдә җыелачак. Проект тәмамланганчы, 2019 елның сентябренә кадәр 5 төркем җыелып, 225 кеше белем бирү һәм тернәкләнү курсларын узарга тиеш. Бүген матбугат очрашуында “Игелекле Казан” проекты җитәкчесе Алсу Сәетова билгеләп үткәнчә, ил күләмендә бу бик зур сан түгелдер дә. Әмма кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнарның бөтен ил буенча килүләрен һәм аларга биредә шәхес итеп карауларын, зур ярдәм күрсәтелүен исәпкә алырга кирәк.

“Ярдәм” хәйрия фондында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эш 2000 нче еллар башыннан алып барыла. Әлеге эш Левченко бистәсендә башланып киткән иде. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы яңа заманча үзәк 2013 елда ачылды. Бу еллар эчендә тернәкләндерү курсларында 10 меңнән артык кеше дин гыйлеме алды, Луи Брайль системасы ярдәмендә укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, аш-су әзерләргә, тирәлектә җайлашырга өйрәнде, психологик ярдәм алды, иң мөһиме – бу тормышка өметен югалткан кешеләр киләчәккә ышаныч белән карый башлады.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектының максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, аларга белем бирү, психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Әлеге проект җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү бурычын куя.

Әлеге социаль проектны тормышка ашырып, без күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә белем бирәчәкбез, аларны медицина һәм психологик яктан тернәкләндерәчәкбез, җәмгыятьтә җайлашырга, кешеләр белән аралашырга өйрәтәбез. Луи Брайль системасы ярдәмендә укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, тирәлектә җайлашырга өйрәтәчәкбез.

Уку-укыту программасына кертелгән һәр предметның, дәресләрнең, консультацияләрнең үз максаты бар. Шушы дәресләрне үзләштергәннән соң күрмәүче һәм начар күрүче кеше нинди белемнәргә, нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш? Моны тернәкләндерү үзәге укытучылары, үзәккә килеп медицина лекцияләре укучы табиблар, юридик консультацияләр бирүче юристлар ачык күзаллый.

“Ярдәм” фондының укыту-тернәкләндерү үзәге тарафыннан шулай ук экскурсияләр һәм спорт чаралары, йорт эшләренә өйрәтү, юридик ярдәм күрсәтү дә каралган. Күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне паркларга, мәдәни чараларга алып чыгып, сәламәт кешеләргә җәмгыятьтә мондый кешеләр барлыгын да күрсәтергә телибез. Казан шәһәрендә баннерлар урнаштырып, әйләнә-тирәбездә әле безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын да искәртү теләгебез.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе