“Ярдәм” хәйрия фондында сәламәтлеккә туймаган балаларның “Без булдырабыз” бәйгесенә йомгак ясалды

Халыкара туган тел көне алдыннан «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондында сәламәтлеккә туймаган балалар арасында татар телендә шигырь укучылар һәм җырлар башкаручыларның «Без булдырабыз» дип аталган дистанцион бәйгесенә йомгак ясалды.

БӘЙЛЕ
2021 Фев 24

Халыкара туган тел көне алдыннан «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондында сәламәтлеккә туймаган балалар арасында татар телендә шигырь укучылар һәм җырлар башкаручыларның «Без булдырабыз» дип аталган дистанцион бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгедә катнашучыларны «шигырь» һәм «җыр» номинацияләрендә бүләкләделәр. Бәйгенең төп призына 49 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Тимур Фазлыев лаек булды, аңа «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясеннән ике кешегә сертификат тапшырылды. Әлеге сертификат теләсә кайсы юнәлештә бушлай очып җарып кайтырга мөмкинлек бирә.

Әлеге бәйге Казан шәһәре Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова башлангычы белән Казан шәһәре Башкарма комитетының Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чаралары кысаларында Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды.

Оештыру комитеты рәисе Мәликә Гыйльметдинова билгеләп үткәнчә, «Без булдырабыз» бәйгесендә Казанның төрле мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан 250 дән артык бала катнашкан. Аларның 40 ы сертификатлар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Казанның мөмкинлекләре чикле балалар өчен 172 нче мәктәбе укучылары аеруча актив булды.

"Безне бәйгедә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның күп катнашуы шатландырды. Бәйге бик кирәкле булып чыкты, без аны физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади үсешенә ярдәм итү өчен ел саен уздырырга ниятлибез. Беркайчан да күңелегезне төшермәгез, чөнки сез зур эшләр эшли аласыз аласыз. Сез Татарстаныбызның лаеклы кешеләре булырсыз дип өметләнәм», - дип, Мәликә Гыйльметдинова бәйгедә катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина әлеге проектның кирәклеген ассызыклады.

Бәйгенең жюри рәисе, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов бәйгенең спонсорларына, аерым алганда, бәйгенең генераль партнеры «Альвар» оешмасына, «ТАИФ» компаниясенә, «Туры инвестицияләр фонды»на, «Майский» теплица комбинатына, Казанның «Электроприбор» заводына, «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенә рәхмәт белдерде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе