"Ярдәм" фондының "Бер-беребезгә булышыйк" проектында бөтен Россиядән 125 кеше катнашты

17 декабрьдә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды чатырында "Бер-беребезгә булышыйк" проекты тәмамлануга багышланган матбугат очрашуы узды.

БӘЙЛЕ
2020 Дек 17

17 декабрьдә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды чатырында "Бер-беребезгә булышыйк" проекты тәмамлануга багышланган матбугат очрашуы узды. Әле чарада «Ярдәм» фонды партнерлары, "Бер-беребезгә булышыйк" проекты буенча тернәкләнү узучылар, инвалидлар җәмгыятьләре рәисләре һәм Татарстанның җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә арбада һәм култык таяклары белән йөрүче авыруларны, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен «Бер-беребезгә булышыйк» проекты буенча тернәкләндерү курслары 2016 елдан бирле уздырылып килә. Бу вакыт эчендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде, курсларда 400 дән артык кеше уңышлы белем алды, тернәкләнү узды.

2019 елның октябрендә әлеге проект 2019 елда Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантларын бирү өчен икенче тапкыр уздырылган бәйгесендә җиңү яулады. Грантның күләме - 4 883 870 сум, проектны “Ярдәм” фонды тарафыннан финанслау күләме - 3 632 385 сум. Проектны тулаем финанслау - 8 516 255 сум. “Бер-беребезгә булышыйк” проекты 2020 елның 31 декабренә кадәр тормышка ашырыла. Президент гранты хисабына Россиянең төрле төбәкләреннән 125 кеше (5 төркем) белем алды һәм тернәкләндерү узды.

“Бер-беребезгә булышыйк” проектының максаты – физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне – арбада һәм култык таяклары белән йөрүче авыруларны, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерү курслары ярдәмендә тормышка җайлашырга һәм анда үз урынын табарга, үзләрендә булган җитешсезлекләрне ничек бар – шулай кабул итеп, башкалар белән уртак тел табып яшәргә өйрәтү.

Матбугат очрашуында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Фәтхерахман улы Исмәгыйлев, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды вице-президенты, тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Римма Гыйльмиева, Казанның Киров районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Марат Кадыйров, проектның координаторы, шагыйрә Лилия Тимергалиева чыгыш ясады.

Илһам Исмәгыйлев Президент грантлары фонды тарафыннан «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондына күрсәтелгән ышаныч өчен аерым рәхмәт белдерде. Ул хәйриячеләргә, Г.Камал, К. Тинчурин, Г. Кариев театрлары, Казан яшь тамашачылар театры, Татарстан Милли музее, иҗтимагый оешмалар, инвалидлар берләшмәләре рәисләренә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә проектны гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

““Бер-беребезгә булышыйк” проекты үз-үзеңне яңача бәяләргә, рухи яктан һәм шәхес буларак үсү өчен көч табарга мөмкинлек бирә. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова тарафыннан тернәкләндерү курслары өчен уникаль методика эшләнде. Нәтиҗәдә бу курсларда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә тормышларын җиңеләйтергә, төшенкелектән котылырга, тормышка җайлашырга, иҗат белән шөгыльләнергә, физик һәм психологик яктан ныгырга мөмкинлек бирә”, - дип саный “Ярдәм” фонды президенты.

Депутат Мәликә Гыйльметдинова авыр хәлдә калган инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр, белем бирү, рухи һәм физик яктан тернәкләндерү, сәламәтләндерү һәм мәдәни-ял итү чараларын тормышка ашыру турында сөйләде.

"Кайчандыр хәтта мөстәкыйль хәрәкәт итә, үз-үзләрен карый алмаган, вакытының күп өлешен өендә уздырган тернәкләнү узучылар хәзер белем ала, һәм киләчәктә алар эш таба, гаилә төзи һәм тормышта үз урынын таба алачак. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең зур уңышларга ирешүенә мисаллар бик күп. Аларның тормыш сөючәнлеге һәркемгә үрнәк булып тора ала", - диде Мәликә Гыйльметдинова.

Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкиле Римма Гыйльмиева «Ярдәм» фондының физик мөмкнлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү эшенә югары бәя бирде. Ул шулай ук “Бер-беребезгә булышыйк” проектын тормышка ашыруда катнашкан Татарстан Иҗтимагый палатасы рәхмәтен җиткерде.

«Мин танышкан фондның системалы рәвештә эш алып баруы мине тетрәндерде. Бирегә фәнни кадрлар, педагоглар, психологлар җәлеп ителгән, чөнки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү мизгелләре физик һәм матди көч кенә түгел, ә психоэмоциональ ярдәм күрсәтүне дә таләп итә, - дип белдерде профессор Римма Гыйльмеева.

Чара ахырында Киров, Идел буе, Вахитов, Совет, Яңа Савин районнары, Юдино бистәсе инвалидлар оешмалары «Көч балаларда» хәйрия фондына, «Игелекле Казан» һәм «Үзеңә ышан» оешмалары, «Теремок» үзәге җитәкчеләренә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү буенча «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социо-мәдәни тернәкләндерү» дип аталган 300 дән артык уку әсбабы тапшырылды. Анда “Бер-беребезгә булышыйк” проектын тормышка ашырганда кулланылган методика тасвирланган.

"Ярдәм" фонды матбугат үзәге материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе