"Ярдәм" фондында мохтаҗларга Яңа ел алдыннан азык-төлек җыелмалары таратыла

780 гаиләгә исәпләнгән җыелмалар — Казан мэры Илсур Метшин гаиләсенең Яңа ел бүләге.

БӘЙЛЕ
2020 Дек 23

«Ярдәм» хәйрия фонды һәм «Добрая Казань» проекты белән берләшкән башка фондлар Яңа елга зур азык-төлек җыелмаларын кабул итеп алды. Бүген волонтерлар аларны мохтаҗларга илтүгә керешкән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фонды матбугат үзәге вәкиле сөйләде.

«Барлыгы 780 гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. Алар арасында күпбалалы, аз керемле, пенсионерлар, төрле категориядәге инвалидлар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар да бар. Азык-төлек җыелмалары Метшиннар гаиләсенең шәхси акчаларыннан түләнде. Бу аларның „Ярдәм“ фондына беренче тапкыр гына хәйрия ярдәме күрсәтүләре түгел», — диде ул.

Азык-төлек җыелмасына ярмалар, макарон, консервланган ит, яшел борчак, куертылган сөт, май, шикәр, чәй һәм каһвә, алма, мандарин, лимон, конфет, чәк-чәк, печенье салынган. Бер тартманың гомуми авырлыгы - 10 кг, дүрт-биш кешелек гаилә өчен — 16 кг, күп балалы гаилә өчен — 24 килограмм тәшкил итә.

«Мохтаҗларга ярдәм итү — изге эш. Мәчетебез беренче эш көненнән үк ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм итәргә тырыша. Без бу эштә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтле. Яңа елны яхшы кәеф белән каршы алсыннар өчен бүләкләрне бәйрәмгә кадәр җиткереп бетерәчәкләр», — диде «Ярдәм» фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә фонд карамагында ярдәмгә мохтаҗ 600дән артык кеше исәпләнә. Фонд ай саен аларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итә.

Казан мэры «Ярдәм» фондының хәйрия эшчәнлегенә югары бәя биргән, фонд Советы рәисе Илдар Баязитовка, фонд вице-президенты Мәликә Гыйльметдиновага, шулай ук авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүче волонтерларга, меценатларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткергән.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/24-12-2020/yard-m-fondynda-mohta-larga-ya-a-el-aldynnan-azyk-t-lek-yelmalary-taratyla-5795026


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе