Уникенче дәлил: Мәүлид вакытында мөселманнар бер урынга җыелалар, Аллаһны зикер итәләр, бер-берләренә бүләкләр тараталар, Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) салават әйтәләр, ә болар барысы да – сөннәт гамәлләр. Бу гамәлләр барысы да шәригать тарафыннан таләп ителәләр. Алар мактауга лаек гамәлләр. Бу фикернең файдасына сахих риваятьләр сөйли. Алар безне шундый гамәлләр кылырга өнди.
Унөченче дәлил: Аллаһы Тәгалә шулай ук тагын шул сүзләрне әйткән: “Ий пәйгамбәр! Рәсүлләрем турындагы хикәяләр белән Мин синең күңелеңне (ихтыяр көчеңне) ныгытмак буламын. Һәр нәрсәне сиңа аңлатам. Аларда синең өчен хакыйкать, мәэминнәр өчен кисәтү вәгазе бар” (“Һуд” сурәсе, 120 нче аять).
Моннан Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) башка пәйгамбәрләр (аларга Аллаһның сәламе булсын!) тарихындагы вакыйгаларны аның мөбәрак күңелендәге иманын ныгыту һәм һәм аны камилләштерү өчен сөйләве ачыклана.
Һәм безнең барыбызның да, пәйгамбәрләрнең их яхшысының тормышы һәм тормыш эшчәнлеге турындагы хикәятләрне тыңлап, күңелләребездәге иманны ныгыту һәм камилләштерүдә аннан күпкә мохтаҗрак икәнебезгә бернинди дә шик юк. Чынлап та безнең моңа ихтыяҗыбыз бик зур.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).