Җомга көн әти-әниләребезнең, туганнарыбыз, дусларыбызның хәл-әхвәлен белешү, кирәк очракта яннарына барып килү менә дигән форсат. Без бүгенге көндә бик кызу заманда яшибез. Кемдер дөнья куа, кемдер эш белән мәшгуль. Кайвакытта кайберәүләрнең әниләренең хәлен белергә бер минут вакыты җитми. Ә алар безнең игътибарга мохтаҗ.
Әйдәгез, бүген без көне буе безнең янда булган хезмәттәшләребезгә дә игътибар күрсәтик. Гамәлләребезне ихлас кылыйк, сабыр булыйк. Кайвакытта сабыр булып, теге яки бу хәлне уздырып җибәрә алсаң,күпмедер вакыт узгач, инде бу хәлнең шулкадәр мөһим булмаганлыгы да аңлашыла.
Яныбыздагы кешеләргә, күршеләребезгә карата да игътибарлы булыйк. Бәлки күршебездә ярдәмгә мохтаҗ инвалид яшидер, бәлки аңа бер җылы сүз белән булышып буладыр, аның белән бер сөйләшеп утыру да җитәдер.
Битараф булмыйк: юл аша чыкканда күрмәүчеләргә, өлкәннәргә, баскычлардан менгәндә һәм төшкәндә, коляскада утырганнарга һәм балалы ханымнарга ярдәм итик. Вакытны күп алмый алар. Әмма әҗере, савабы никадәр зур була. Аллаһы Тәгалә сезгә дә, безгә дә авыр вакытларда, катлаулы хәлләрдә ярдәмен бирә. Теге яки бу мәсьәлә һич көтелмәгәнчә хәл ителеп куя.
Җомга мөбәрак булсын, дин кардәшләребез! Якыннарыбызга игътибарыбызны җәлләмик!