
Әлеге курсларның лекцияләре ресурс үзәгенең ютуб-каналында урнаштырылачак. Курслар тәмамлангач, билгеле бер тәртиптәге таныклык биреләчәк. Курсларда катнашу өчен, алдан язылу кирәк дип хәбәр итә ресурс үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Резидә Сафиуллина.
Курсларда Болгар академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, профессор А.Юзеев, тарих фәннәре докторы Айдар Хабетдинов, ресурс үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Резидә Сафиуллина, РИИның теология факультеты ректоры Р.Шәңгәрәев, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының көнчыгышны өйрәнү, африканистика һәм ислам белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты ислам гыйлеме һәм җәмәгатьчелек фикере бүлеге җитәкчесе Дамир Шаһавиев, КИУның дини дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе, Болгар академиясе мөгаллиме Р.Әдһәмов, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты баш фәнни хезмәткәре А.Хәйретдинов, Ислам көллияте проректоры И.Зарипов (Мәскәү ш.) белем бирәчәк.
Курсларда татар илаһият мәктәбе үсешенә булышлык иткән факторлар, илаһият белеме формалашу чыганаклары һәм алшартлары, татар илаһият фикере үсеше тарихын чорларга бүлү, илаһият фикере формалашуның урта гасыр чоры, татар халкы рухи мирасын бәйсезлекне югалткан чорда - XVI гасырның икенче яртысында һәм XVIII гасырның беренче яртысында саклау һәм үстерү хакында сөйләячәкләр. Шулай ук XVIII гасырның икенче яртысында һәм XX гасыр башында, совет чорында татар илаһият фикере хакында да кызыклы мәгълүмат бирү көтелә. Татар илаһият фикере вәкилләре (XVIII - XX гасыр башы), татар илаһият мирасының төп мәсьәләләре һ.б. хакында курсларда кызыклы лекцияләр көтелә.