«Без 2005 елдан экспедицияләргә йөрибез. Бу вакыт эчендә Россия мөселманнарының күп язма мирасын өйрәндек, җыйдык, күчереп алдык. Аларны өстәл астында саклап ятып булмый. Заман алга бара, ул мирасны да заманчалаштырырга кирәк», ̶ ди Әлфрид Бустанов.
Китапханәдәге мирасның төп өлеше - гарәп һәм төрек телләрендә. Шуңа күрә китапханә беренче чиратта ислам өлкәсендә эшләүче белгечләргә хезмәт итәчәк. Шулай ук теләгән һәр кешегә дә китапханә ачык булачак.
Әлфрид Бустанов ислам әдәбиятына кагылышлы текстлары һәм киңәшләре булган кешеләрне хезмәттәшлеккә чакыра. Аеруча да электрон версиясе булган текстларга игътибар итәчәкләр. Тулырак мәгълүматны Санкт-Петербургтагы Европа Университеты сайтында табып була дип хәбәр итә Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.