Инвалидлар белән эшләүдә сәясәт юк: “Ярдәм” хәйрия фонды 10 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнә

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Попечительләр советының бу айдагы утырышы аеруча бер җылылык белән узып китте. Гадәттәгечә Изге Коръән аятьләрен уку һәм дога кылудан башланган кичәдә беренче сүзне “Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры Айрат Гыймадетдинов алды.Ул һәрвакыттагыча хикмәтле, гыйбрәтле хәлләр сөйләп, башкарган эшләребезнең бары Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булуына тагын бер кат инандыра. Бу юлы да шулай булды.

Читайте также
2017 Апр 07. Фото:Данис Касыймов

Үз чыгышын ул, Ислам сәламе белән сәламләп: “Кадерле дуслар, җомгалар мөбәрак булсын. Попечительләр советы утырышы һәрвакыт матур, күңелгә җылы атмосферада файдалы булып уза”, - дип мөрәҗәгать итеп башлап җибәрде. Айрат Гыймадетдинов, һәрвакыттагыча хикмәтле, гыйбрәтле хәлләр сөйләп, башкарган эшләребезнең бары Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булуына тагын бер кат инандыра. Бу юлы да шулай булды.

Омтылышларыбызда, ниятләребездә ихлас икәнбез, эшләребез бәрәкәтле булачак

“Мин күптән түгел генә бер сөйләшүнең шаһиты булдым. Бер эшкуар, күңелсез генә: “Тормышта нәрсә теләдем, барысына да ирештем. Минем исәп-хисап счетларым – бик күп акчам, үземнең дә, хатынымның да машинасы, фатирым, шәһәр янында менә дигән йортым бар. Әмма болар булганга карап, канәгатьлек хисе юк. Мин, аларга карап, шатлык хисе тоймыйм”, - дип сөйли. Аны тыңлап торган кеше шунда: “Син үз эшеңне башлап җибәргәндә, бизнесыңны алып барганда, син нәрсәгә омтылдың, нинди максатлар куйдың соң?” - дип сорап куйды. Шуннан теге кеше моңа болай дип җавап бирде. “Мин күбрәк акча эшләргә һәм җәмгыятьтә билгеле бер урын биләргә теләдем”, - ди. Шунда аңа: “Син бит теләгән нәрсәгә ирешкәнсең”, - дип әйтеп куйдылар.

“Бу кеше нәрсәгә омтылган, шуңа ирешкән дә. Ул бик күп акча эшләгән. Җәмгыятьтә билгеле бер дәрәҗәгә ирешкән. Әмма аның шатлыгы юк, ул бу әйберләргә карап, ләззәт ала алмый. Бу кеше нәрсәгә омтылган, шуңа ирешкән дә. Нишләп шулай килеп чыкканлыгы һәр мөселманга аңлашыла дип беләм. Коръәндә: “Олуг йөзү бу. Аллаһыны искә ал һәм аңа бөтен барлыгың белән омтыл”, - дигән аять бар. Менә безнең максатыбыз нәрсә булырга тиеш! Омтыл гына дими, бөтен барлыгың белән омтыл, дип әйтә. Без акча эшләгәндә акча турында түгел, ә алар артында нәрсә торуы – бу акчалар ярдәмендә үзеңнең үсешең, белем алуың, гаиләң, җәмгыять һәм дәүләт өчен нинди файдалы әйберләр эшләп булуы турында уйласак, барысы да башка яктан күренә башлый. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә омтылабыз. Бөек йөзү бу.

Көн дәвамында без төрле хәлләр белән очрашабыз. Анда сөйләшү алып барабыз, монда сөйләшү алып барабыз. Юлларда төрле хәлләргә юлыгабыз. Һәр көнебез - бер гомер кебек. Көнне ничек уздырасың, тормышны да шулай яшисең кебек, дип юкка гына әйтмиләрдер.

Без, Аллаһы Тәгаләгә омтылган саен, өйдән нинди ният белән чыгабыз? Һәрвакыт башта: “Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшкә бару, акча эшләп, үзеңне һәм гаиләңне ашатыр өчен”, - дигән фикер бөтерелә. Мин сөйләшүләргә ни өчен барам? Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен. Мин Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен товар сатам, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен табыш алам, Аллаһы Тәгаләр ризалыгы өчен мин хисап тапшырам. Боларның барысының да ахыргы максаты – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен. Без Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллек итәбез, Аңа тәвәккәл итәргә кирәк, чөнки без барысын да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлибез. Без киенгәндә дә, кием алмаштырганда да Аны искә алабыз. Әгәр без омтылышларыбызда, ниятләребездә ихлас икәнбез, эшләребез бәрәкәтле булачак. Аллаһы Тәгаләне искә алучы - тере кеше һәм искә алмаучы мәеткә ошаган дип, юкка әйтмиләр. Бик көчле әйтелгән!

Без һәр көнебезне, һәр эшебезне Аллаһы Тәгаләгә багышлыйбыз дип фикерлибез икән, ул вакытта барысы да бәрәкәтле булыр. “Ярдәм” фонды уңышларында, бөтен планнарында, бөтен омтылышларында, максатларында иң беренче чиратта Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү омтылышы ята. Үз-үзеңне аямыйча, акча җәлләмичә, боларның барысы да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләнә”, - диде А.Гыймадетдинов.

"Ярдәм" хәйрия фондын оештырганда, мондый зур күләмдә эшләр башкарырбыз дип күз алдына да китермәдек"

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар Баязитов үз чыгышында фонд алып барган эшләрдә катнашучыларга, Россиянең төрле почмакларыннан “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә курсларга килүчеләрне шатландыручыларга рәхмәт белдерде. “Планета одежды и обуви” кибете хуҗаларына аларга зур бүләк ясаганнары өчен рәхмәт әйтте. Бу кибет хуҗаларының бүләк ясаулары матур бер гадәткә кереп бара. Курсларга килүчеләрнең юл чыгымнары гына күтәрелеп калмый, алар, шулай итеп, баштанаяк киенеп кайтып та китә. "Тагын бик күппләр ярдәм итә безгә. Менә курсларга килүчеләрне фондның дусты Рафаэль Гани улы Зур концертлар залындагы концертка алып барды. Аларның тәэсирләре тулып ташты. Алар беренче тапкыр шундый урында булды. Бу да алар өчен бик мөһим", - диде хәзрәт.

Фотосурәт: Данис Касыймов

"Фонд үз эшчәнлеген дәвам итә. 20 апрельдә “Ярдәм” милли-ислам хәйрия фондын рәсми рәвештә теркәгәнгә 10 ел тула. Безнең беренче зур юбилеебыз була. Ул вакытта без инвалидларга ярдәм итү юнәлешендә мондый зур күләмдә эшләр башкарырбыз дип күз алдына да китермәдек", - дип, Илдар хәзрәт фондны оештырган вакытта – әле Вәлиулла хәзрәт исән булганда, Төркиягә вакфлар – хәйрия фондлары эшчәнлеге белән танышырга баруларын искә төшерде.

Илдар хәзрәт агымдагы елның февраль аенда “Идел” журналы өчен хәйриячелеккә багышланган әңгәмә оештырганда бу хакта: “Без 2000 нче еллар башларында Төркиягә бардык. Анда вакфлар системасының ничек эшләвен карадык. Менә гади генә бер фонд. Ул чит илләрдән килеп укучы студентларга торак йортлар биреп тора, социаль кибетләр тота, корбан тарата. Вакфларның үзләренең бизнеслары да, хәйриячеләр дә бар икән. Бу керем мохтаҗларга китә. Без Истанбулда гына йөзләгән вакф эшләвен күрдек. Алар бөтенесе хөкүмәткә булышырга тырышалар икән. Анда кыш көне кошларга җим бирү белән генә шөгыльләнүче вакфлар да бар икән. Кайбер вакфлар мәчетләрдә келәмнәрне чистарту белән шөгыльләнә. Бу нәрсә дигән сүз? Анда башка проблемалар хәл ителгән. Ә бездә кошлар турында беркем уйламый да әле. Без дә, шуларга карап, җөмһүриятебездә дә шундый нәрсә оештырсак, бәлки Аллаһы Тәгалә булышыр дип уйладык. Аларның эш тәҗрибәсен без дә алдык», - дип сөйләгән иде.

Ярдәм”леләр һәм аларның фикердәшләре Әнкарада, Бурсада һәм Истанбулда булган. Хәйрия фонды эшенең акча җыю һәм тарату гына түгел, ә көн саен тырышып-тырмашып эш алып барырга кирәклеген аңлап кайтканнар алар. Бүгенге көндә алып барылган зур күләмдәге эш шуңа нигезләнгән дә инде. Социаль юнәлештәге проектларны үстерәсе, ныгытасы бар әле. Планнар зурдан: тиздән Балтач районының Борбаш авылында азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнә торган малайлар өчен пансионат ачылачак, Казанның Левченко бистәсендә тулы бер комплекс төзелеп, Теләче районындагы “Гаилә учагы” балалар йорты шунда күчереләчәк. “Без 10 еллык юбилейны “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды үсешендә башлангыч дип саныйбыз. Мин, бөтен попечительләргә мөрәҗәгать итеп: “Әйдәгез, бу бәйрәмне – 10 еллык юбилейны – матур итеп ясыйк”, - диде Илдар хәзрәт Баязитов. Бәйрәмгә Дагыстаннан, Чечнядан, Башкортостаннан кунаклар көтелә.

Совет утырышында Илдар хәзрәт май ахырында Рамазан ае башлануын, бу чорда ифтарларның зур итеп оештырылачагын хәбәр итте. Бу мәртәбәле айга әзерлек чаралары белән таныштырды. Рамазан аенда “Ярдәм” фонды һәм мәчете 1200 кешене үзендә ифтарга көтеп кала. Ифтар оештырырга теләүчеләр үзләре дә хәзердән үк фондка килеп языла ала.

Илдар хәзрәт Баязитов “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тарафыннан эшләнгән эшләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен иде дигән теләк белдерде. Иинвалидлар белән эшләүдә бернинди дә сәясәт, диннәргә бүлеп карауның булмавын билгеләп үтте. Шушы игелекле эшләр аша исламның, мөселманнарның нинди икәнлеген күрсәтү бурычы куелуын, игелек эшләүдә чикләр булмавын әйтте.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Попечительләр Советы утырышында фондның дусты, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, попечительләр, инвалидлар чыгыш ясады. Алар фонд тарафыннан алып барылган эшне югары бәяләде. Хәзерге вакытта “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды юбилее уңаеннан фильм эшләнә. Фонд тарихындагы кызыклы фактлар, мәшһүр сәхифәләр белән режиссер Ренат Хәбибуллин юбилейда таныштырачак.

Попечительләр Советы утырышы дога кылу белән тәмамланды.

Римма Гатина.


Ноя 03
Ноя 03
Ноя 03
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 01
Ноя 01
Ноя 01
Окт 31
Окт 31
Окт 27
Окт 26
Окт 24
Окт 18
Окт 18
Окт 18
Окт 17
Окт 17
Окт 17

40 тартма
Дин

avatar
1
Шэп!
Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе