Илдар хәзрәт Баязитовның Рабигель-әүвәл ае башлану белән котлавы

Барлык мөселман кардәшләребезне Рабигель-әүвәл ае башлануы белән ихластан котлыйм!

БӘЙЛЕ
2020 Окт 17

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Барлык мөселман кардәшләребезне Рабигель-әүвәл ае башлануы белән ихластан котлыйм! Бу ай – Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (сгв) дөньяга килгән ай. Шуңа күрә Рабигель-әүвәл Исламда әһәмиятле айларның берсе санала. Коръән ашлары, дини мәҗлесләр үткәрү, бергә җыелып Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү, дога кылу – бу айның күркәм гадәтләреннән.

Рабигель-әүвәл аеның могҗизасы –Пәйгамбәребезнең (сгв) туган көне. Аны исламда Мәүлид дип атыйлар. Әлеге көн мөселманнарны изге, игелекле гамәлләр кылырга чакыра. Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш-яшәеше һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора. Ул үзенең кылган гамәлләре белән мөселманнарны сабырлыкка, ихласлыкка, рухи кыйммәтләрне сакларга чакырды. Аның тормыш юлы, һәр гамәле – яшәешебезнең нигезе. Пәйгамбәребезнең (сгв) һәр сулышы, һәр сүзе мөселманнар өчен аерым мәгънәгә, зур кыйммәткә ия. Ул кушканнарны үтәп, без рухыбызны гына чистартып калмыйбыз, ә әхлак югарылыгына ирешәбез, игелекле гамәлләребезне арттырабыз. Барчабызга да Кыямәт көнендә Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә һәм Пәйгамбәребезнең (сгв) шәфәгатенә ирешергә насыйп булса иде.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да иман ныклыгы, ике дөнья бәхете насыйп әйләсен иде. Барлык изге эшләребез һәм башлангычларыбыз да Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән эшләнсә иде.

Ихтирам белән,

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы

Илдар хәзрәт Баязитов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе