Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов: "Өлкәннәрнең Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәләре зур, догалары кабул ителә”

Көзге көннәр тулы куәтенә үз көченә кереп барганда, бөтен галәм Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Ә Татарстанда өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Нигә бу датаны сары көзләргә куйганнар икән дисең дә, уйга каласың. Әллә гомер юлы инде үтелгән, нәтиҗәләр чыгарыр вакыт (чебешләрне дә көзен саныйлар ди бит) дип, фикер йөрткәннәрме – белмәссең.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 04. Фото:Данис Касыймов

Шушы ункөнлектә өлкәннәргә игътибар артып китә, алар өчен махсус чаралар уза – кыскасы, өлкәннәр үзләрен җәмгыятьтә кирәкле кеше дип тоя башлый. Ә чынлыкта инде сәламәтлекләре дә ташка үлчим булган, илне күтәрүгә бөтен барлыгын биргән, гомер көзен каршылаучы өлкәннәребез көн дә игътибарга, кайгыртуга лаек ләбаса.

Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчете янындагы шатырда Халыкара өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән матур бер чарада, шушы фикер тагын да үстерелеп, өлкәнәргә карата якты йөзле һәм мәрхәмәтле булу динебезнең бер сыйфаты икәнлеге билгеләп үтелде. Безгә – мөселманнарга – шушы 10 көн дәвамында гына түгел, гомер дәвамында өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә кирәклеге турында әйтелде. Олы яшьтәге әби-бабайларга кадер-хөрмәт күрсәтелде. Хәер, биредә өлкәннәребез үзләренә, бүген генә түгел, һәрдаим игътибар тоеп яши.

Догалы мәҗлестә “Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов өлкәннәр булган җирдә бәрәкәт барлыгын ассызыклап үтте. “Өлкән кешеләрдә акыл, тәҗрибә, хикмәт бар. Аларның Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәләре зур, догалары кабул ителә”, - диде ул. Имам сүзләренчә, мөселман илләрендә картлар йортлары да юк. Андагы мөселманнар әти-әниләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булса, үзләренең тормышлары – яхшы, бәрәкәтле булачагын ачык аңлый. Безнең күңелләрдә исә барлык илләрдә дә шулай булса иде теләк чыңлый.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе