"Иң яхшы хәләл ризык" халыкара азык-төлек күргәзмәсендә сайлап алыначак

2018 елның 5-9 февралендә Мәскәүдә «ПРОДЭКСПО-2018» халыкара азык-төлек күргәзмәсе вакытында хәләл индустриядә әйдәп баручылар экспозициясе оештырыла.

БӘЙЛЕ
2017 Дек 26. Фото:islam.ru

Әлеге проектны Халыкара "Хәләл" стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре советы теләктәшлегендә,ITQ Consult компаниясе белән берлектә оештыра.

Экспозициянең максаты - хәләл продукция җитештерүчеләрне кулланучылар белән очраштыру, үз продукциясен тәкъдим итәргә мөмкинлек тудыру.

8 февральдә күргәзмәдә көндезге сәгать бердән кичке сәгать алтыга кадәр "Хәләл" халыкара форумы"н уздыру көтелә. Анда булучылар азык-төлек җитештергәндә халыкара хәләл стандартлары тарафыннан куелган таләпләр турында да белә алачак дип хәбәр итә Ислам.ру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе