
Мәгълүм булганча, республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелде.
Күркәм гадәт буенча чара Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Изге китапны "Госмания" мәктәбе шәкерте Ибраһим укыды, ә нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров дога кылды. Нияз хәзрәт балаларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. "Бу бәйгедә катнашучы һәрбер бала җиңүче, чөнки сез район һәм төбәк турларында иң югары нәтиҗә күрсәтүчеләр. Бүген без абсолют җиңүчене билгелибез, ләкин бу төп максат түгел, максатыбыз - ислам дине буенча белемнәребезне арттыру һәм рухи мирасыбыз белән танышу. Сез бик бәхетле, чөнки хак, җәннәткә итүче юлда. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Кем гыйлем алырга чыкса, Аллаһ тәгалә шуңа юлын җиңеләйтер", - дип әйткән. Аллаһ һәркайсыгызга зур уңышлар насыйп итсен", - дип теләде Нияз хәзрәт Сабиров ачылыш тантанасында.
Бәйгедә һәр балага 45 сорау теркәлгән махсус биремнәр тараттылар. Алар катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән иде. Әлеге сорауларга җавап бирү өчен 40 минут вакыт бирелде. Шулай ук һәр бала үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында биш минутлык чыгыш ясады.
Ир балалар арасында җиңүчеләр:
1 нче урын - Хәбиб Хәбибуллин (Түбән Кама);
2 нче урын - Азат Якупов (Азнакай);
3 нче урын - Тимербулат Мирзаянов (Алабуга).
Кыз балалар арасында җиңүчеләр:
1 нче урын - Әлфия Шаһиева (Кайбыч);
2 нче урын - Рәлинә Хәбирова (Әгерҗе);
3 нче урын - Сөмбелә Хакова (Азнакай).
Республика викторинасында җиңүчеләргә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.
“Гыйбадәте исламия” - киң танылган дәреслек, бүгенге көндә дә мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә дини башлангыч белем бирүдә кулланыла. Бу китап Хәнәфи мәзхәбенең фикх (ислам хокукы) буенча күләмле хезмәтләре белән кыскача таныштыра . Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган.
Алсу Хәнҗәрова, ТР МДН матбугат хезмәте.