
5 июльдә сәгать көндезге 1дән кичке 7гә кадәр Балтач районының “Балтач” Хәләл индустриаль парк җирлегендә, Ураза гаетенә багышлап, “Балтач Хәләл-ярминкә” уздырыла, дип хәбәр итә “Хезмәт” басмасы.
Россия төбәкләреннән, Казаннан килгән хәләл ризык җитештерүчеләр ярминкәдә үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәк. Татып карау мөмкинлеге дә тудырыла.
Халык һөнәрчелеге осталары мастер-класслар күрсәтәчәк. Танылган җырчылар татар халык әсәрләрен башкарачак, уеннарда катнашучыларны бүләкләр көтә. Яшь буын вәкилләре арасында Коръән сүрәсен яңгыратучыга махсус бүләк каралган. Мәйданда хәләл ризыкны җитештерүче арадашсыз кулланучыга үз товарын тәкъдим итә, дип яза Татар-информ.