Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту – Аллаһ тарафыннан бөтенебезгә дә йөкләнгән бурыч

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе кысаларында "Зәкәт" хәйрия фонды кармагында булучыларга азык-төлек җыелмалары таратты. "Зәкәт" фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин кулыннан күчтәнәчләрне 100 артык мохтаҗ кеше алды. Алар арасында күпбалалы гаиләләр, инвалидлар һәм кыен хәлдә калган кешеләр бар иде.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 21. Фото:dumrt.ru

Софья Ширяева гаиләсендә барысы да инвалидлар. Гаилә бюджетының күп өлеше даруларга китә. "Без Диния нәзарәтенең күчтәнәчләренә бик шат", - дип сөйли Софья. - Игътибарыгыз һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Үтенечләребезне кире какмаганнары өчен дә без "Зәкәт" хәйрия фондына рәхмәтле".

Гөлнара Хәмидуллина ялгызы гына авыру улы Сәетне тәрбияли. Бала церебраль параличтан һәм эпилепсиядән интегә. "Зәкәт" фонды ярдәме белән үткән ел улым йөри башлады! Тернәкләнү курсын уңышлы үткәннән соң, ул аягында нык басып тора ала", - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Гөлнара.

Ирек хәзрәт Җиһаншин сүзләренчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту – Аллаһ тарафыннан бөтенебезгә дә йөкләнгән бурыч.

- Көчсез һәм мохтаҗларның социаль яклауга булган хокуклары ислам динендә ап-ачык күрсәтелгән, - ди фонд җитәкчесе. – Инвалидлык – ул бары тик тән халәте генә. Ул - кешенең ныклыгын һәм түземлеген сынау. Пәйгамбәр Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам: “Кайгы-хәсрәтнең күләме җибәрелгән бүләк зурлыгы белән тиң”, - дип әйткән. Ягъни Аллаһ Тәгалә үзе яраткан колларын сыный.

Бүген таратылган азык-төлек җыелмасына он, шикәр, чәй, токмач, дөге, карабодай һәм ясмык (чечевица) керде. Изге Рамазан ае ахырына кадәр “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларга, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләргә, авыруларга тагын 100ләп шундый күчтәнәч өләшәчәк.

Мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе