
Федерация Советы утырышында РФ Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая һәм ФСның оборона һәм куркынычсызлык комитеты рәисе Виктор Озеров тарафыннан әзерләнгән төзәтмәләрнең "террорчылыкка каршы пакеты"н хуплады. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
24 июнь көнне әлеге "террорчылыкка каршы пакет"ны Дәүләт Думасы кабул иткән иде.
Мобиль элемтә операторларына һәм провайдерларга кагылышлы законны яклап Федерация Советының 141 әгъзасы тавыш җиргән, 5есе каршы чыккан, 9ы тавыш бирмәгән. Халыкара террорчылыкка кагылышлы законны 151 парламентарий хуплаган, 4есе тавыш бирүдән тыелып калган.
РБК искәрткәнчә, "террорчылыкка каршы пакет" "экстремистик" маддәләр буенча җәзаларны катгыйландыра, террорчылык өчен җинаять җаваплылыгы яшен киметә, яңа чикләүләр кертә, шул исәптән торак биналарда миссионерлык эшчәнлеге өчен. Моннан тыш, закон проекты 2018 елның 1 июленнән элемтә операторлары һәм интернет-компанияләр өчен кулланучыларның шалтыратуларын һәм язышкан хатларын ярты елга кадәр саклауны мәҗбүри итә.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев миссионерлык эшчәнлеген чикләүгә карата борчылу белдерде. ТР Дәүләт Советы депутатлары юристлар белән бергә "террорчылыкка каршы пакет"ка экспертиза үткәрергә тиеш иде. Хокукларны чикләү табылган очракта, Федерация Советындагы республика вәкилләре әлеге позицияне депутатлар тавыш бирүенә кадәр җиткерәчәк.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Яровая законы" нормалары традицион ислам һәм традицион дин тарафдарларына комачаулаячак, дип белдерде.
РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы фикеренчә, алга таба "Яровая законы" күп санлы төзәтмәләр кертүне таләп итәчәк. Эре мобиль элемтә операторлары ФС Рәисе Валентина Матвиенко адресына компанияләргә алты айга кадәр шалтырату һәм язышкан хатларны алты айга кадәр саклауны мәҗбүри итүче "террорчылыкка каршы пакет" законын кире кагуны сорап хат юллаган.
Россия Президенты кармагындагы Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Михаил Федотов та закон проектын кире кагарга өндәде, дип яза Татар-информ.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/06/29/122513/