“Ярдәм” мәчете һәм дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә Епископ Бендас Константин Владимирович булып китте. Ул гаиләсе белән Казан Кремлен, Колшәриф мәчетен караган. Ә “Ярдәм”гә тәҗрибә уртаклашыр өчен килгән.
Константин Бендас наркотикларга бәйле булган кешеләрне тернәкләндерә торган түләүсез өч йөз илледән артык үзәк эшен координацияли торган советны җитәкли. Бөтен ил буенча бу үзәкләрдә бер үк вакытта 30 меңгә якын кеше курслар уза.
Епископ бу саннарның диңгездәге бер тамчы гына булуын танып, Россиядә зыяны зур булган авыр наркотиклар, тарта торган арзанлы катнашмаларны кулланучы өч-өч миллион ярым наркотик кулланучы барлыгын хәбәр итте.
“Безгә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды һәм тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге бик якын һәм аңлаешлы. Чөнки безнең тернәкләндерү үзәкләрендәге кешеләрнең утыз процентка якыны – инвалидлар. Алар – аяк-кулларын туңдырып, арзанлы наркотиклардан сукыраеп, коляскада калган кешеләр. Бу кешеләрне без тернәкләндерү үзәкләрендә алар вафат булганчыга кадәр тотарга мәҗбүрбез”, - диде Константин Бендас.