Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 27 нче көнендә (22 нче гыйнварда), ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Пленум барышында имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар бертавыштан 2020 елны Туган тел елы дип игълан итәргә карар чыгарды. Шулай итеп, мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.
Фотосурәт чыганагы: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Хәер, Диния Нәзарәте күпсанлы татар телле проектлар һәм башлангычларны тормышка ашыру тәҗрибәсенә ия, алар исәбендә: Әлмәттә “Нур” татар мәктәбе, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының Балтач районындагы Бөрбаш балалар пансионаты, Алабугада “Ихсан” мәктәбе, мәчет каршындагы татар теле курслары, ММЧ, китаплар һ.б. Моннан тыш Диния Нәзарәте һәм мәчетләрнең эшчәнлеге, эшлекле мөнәсәбәтләре, халык белән эшләү юнәлеше дә татар телендә алып барыла.ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!