Дин әһелләре тәравих намазының файдасын бик югары бәяли

Ул ураза тоткан кешене рухи яктан баета, ураза җиңел тотыла. Коръән сурәләрен даими кабатлау хәтерне яхшырта, кирәкмәгән уйларны читкә куеп торырга ярдәм итә. Физик яктан да аның файдасы бик күп.

БӘЙЛЕ
2022 Апр 01. Тәравих

Сәхәргә – ит белән ботка, ифтарга яшелчә, диетик балык, сөтле азыклар ашау файдалы 2018 елда изге Рамазан аеның төгәл башлану көне, фитыр сәдакасы, зәкәт түләү өчен нисаб һәм фидия күләме билгеле булды

Бүген, 1 апрельда – кояш баю белән, Рамазан ае керә - кичен, ястү намазыннан соң беренче тәравих намазлары укыла башлый. Хәнәфи мәзһәбе буенча Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора. Тәравих намазы укылганнан соң, витр намазы укыла. Рамазан аенда тәравихның соңгы көне – 13 июнь.

“Тәравих” сүзе утырып тору, ял итү дигән мәгънәне аңлата. Тәравих намазын уку сөннәт гамәл булып санала.

Дин әһелләре тәравих намазының файдасын бик югары бәяли. Ул ураза тоткан кешене рухи яктан баета, ураза җиңел тотыла. Коръән сурәләрен даими кабатлау хәтерне яхшырта, кирәкмәгән уйларны читкә куеп торырга ярдәм итә.

Физик яктан да аның файдасы бик күп. Намаз укыган вакытта гәүдә мускуллары активлаша. Тәравих намазы бер сәгатьтән артык дәвам итә. Әмма ул чыдамлылыкны арттыра һәм арыганлыкны баса. Мускулларда кан йөреше көчәя. Гомумән, тәравих намазы уку тын алуны, кан тамырларында кан йөрешен яхшырта, кислородны күбрәк куллану намаз укучыга үзен яхшырак хис итәргә булыша, шулай ук буыннарның чыдамлылыгын арттыра, сөяк сыну һәм сеңерләрнең тартылуын кисәтә. Йөрәк яхшы эшли башлый, кан кислородка байый, канда холестерин түбәнәя, йокы яхшыра, канда шикәр күләме тотрыклана, артык авырлык югала, матдәләр алмашы көчәя һ.б.

Пәйгамбәребезнең хәләл җефете Гайшәнең (р. г.) риваятенә караганда, Аллаһның илчесе бу намазны җәмәгать белән ике яки өч мәртәбә генә укыган. Беренче тапкыр мәчеттә тәравих укылган чакта халык бик канәгать булып, шатланып өйләренә таралган. Алар якыннарына һәм күршеләренә тәравих намазын укыганнары турында әйткәннәр. Икенче көнне мәчеттә күп халык җыелган. Алар да тәравих намазын укып кайткач, таныш-белешләренә намазны бик яратып укыганнарын әйткәннәр. Өченче көнне шулкадәр күп кеше җыелган ки, алар хәтта мәчеткә сыймаган. Халыкның бу намазга шулкадәр әһәмият биргәнен һәм бик яратып укыганнарын күргән Пәйгамбәребез (с. г. в.): “Әй, кешеләр, сезнең җәмәгать белән тәравих намазын бик яратып укыганыгызны күрдем. Мин бу намаз сезгә фарыз кылыныр да, аннары әлеге вазифаны үти алмассыз, дип куркамын. Шуңа күрә бу намазны өегездә укыгыз”, - дигән. Аннары Пәйгамбәребез дә, сәхабәләр дә тәравихны өйләрендә укый башлаганнар. Шуңа күрә тәравих намазы өйдә дә укылыр, тик аны мәчеттә уку саваплырактыр.

Пәйгамбәребез вафат булгач, хәзрәти Әбүбәкер ике ел мөселманнарның хәлифәсе булып торган. Ул да фани дөньядан киткәч, хәзрәти Гомәр мөселманнарның җитәкчесе булган. Гомәр вакытытында бер Рамазан аенда мөселманнар мәчет эчендә төрле урыннарда үзләре тәравих намазын укыйлар иде. Ул аларның тәравих намазын укыганнарын белгәч, Үбәй ибн Каб исемле иптәшен тәравих укытыр өчен имам итеп сайлады. Шул вакыттан мөселманнар тәравихны 20 рәкәгать итеп укый башладылар.

Ә инде тәравих намазы ничә рәкәгать дигәндә, Гайшә (р. г.): “Пәйгамбәребез Рамазанда вә Рамазаннан башка вакытларда 11 рәкәгатьтән артык намаз укымады”, - дигән. Бу 11 рәкәгатьнең өчесе — витр, сигезе тәравих намазыдыр. Бу хәдистән Пәйгамбәребезнең 8 рәкәгать тәравих намазы укыганын аңлыйбыз.

Пәйгамбәрнең абыйсының улы Габдулла ибн Габбас бер риваятендә: “Пәйгамбәребез Рамазан аенда 20 рәкәгать тәравих укытты”, - дигән.

Кайбер ислам галимнәре бу ике хәдис хакында: “Тәравих намазы асылда 20 рәкәгатьтер. Ләкин бу намазның 8 рәкәгате сөннәттер, 12 рәкәгате мөстәхәбтер”, - дигәннәр.

Ислам галимнәрнең фикеренчә, тәравихны 8 рәкәгать итеп укыган кеше бу бурычны үз өстеннән төшерә. Тагын 12 рәкәгать укыса, күбрәк савап аладыр.

Быел мөселманнар уразаны 2 апрельда тота башлаячак. Уразаның соңгы көне – 1 май.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе