«Даруль-ифта» мөселман сall-үзәгенә ярты ел эчендә биш меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Рамазан аеның беренче көнендә рәсми рәвештә эшли башлаган һәм хәзерге вакытта да үз эшен дәвам итүче «Даруль-ифта» сall-үзәге әлеге хезмәтнең халык арасында зур ихтыяҗга ия булуын күрсәтте. Тулы булмаган 8 ай эчендә нәзарәтнең шәригать белгечләре сall-үзәк аша Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортостан Республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән һ.б. төбәкләрдән килеп ирешкән 5000-гә якын мөрәҗәгатьне кабул итте.

БӘЙЛЕ
2019 Дек 25

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Рамазан аеның беренче көнендә рәсми рәвештә эшли башлаган һәм хәзерге вакытта да үз эшен дәвам итүче «Даруль-ифта» сall-үзәге әлеге хезмәтнең халык арасында зур ихтыяҗга ия булуын күрсәтте. Тулы булмаган 8 ай эчендә нәзарәтнең шәригать белгечләре сall-үзәк аша Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортостан Республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән һ.б. төбәкләрдән килеп ирешкән 5000-гә якын мөрәҗәгатьне кабул итте. Республика мөфтиятенең «Даруль-ифта» сall-үзәге илдә шалтыратулар эшкәртү буенча бушлай федераль номерлы бердәнбер мөселман үзәге булып кала бирә. Белгечләр бер айга уртача 650 шалтыратуга җавап бирергә өлгерә, бу исә бер көнгә якынча 30 мөрәҗәгатьне карау дигән сүз.

Источник фотографии: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге

Күп каналлы телефон линиясенә кабул ителгән мөрәҗәгатьләр статистикасына караганда, сорауларның күпчелеге дини характерга ия. Әйтик, Рамазан аенда мөселманнарны ураза тоту, фитыр, фидия сәдакаларын, зәкят түләүгә бәйле сораулар кызыксындырса, бүгенге көндә халык өчен намаз, никах һәм талак мәсьәләләре, исламда ир-атның һәм хатын-кызның бурыч-вазыйфалары, ипотека һәм рассрочка, кредит картасына кагылышлы сораулар, Кыямәт көне, гаурәтне каплау, риэлтор эшчәнлегенең рөхсәт ителү-ителмәве, теге яки бу дини йоланы башкару тәртибе һәм башка бик күп шәригать мәсьәләләре актуаль булып тора. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» федераль мөселман колл-үзәгегенә киң җәмәгатьчелек белешмә-мәгълүмат алу өчен дә мөрәҗәгать итә. Шунысы игътибарга лаек: барлык мөрәҗәгатьләрнең 60 проценты ир-атларга туры килә. Телефон консультациясенең уртача озынлыгы 2-3 минутны тәшкил итә.

Искәртеп үтик: «Даруль-ифта» – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча фәтвалар чыгару өчен ТР МДН тарафыннан махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.

Халык белән тыгыз элемтәдә торуга Татарстан мөфтиятендә өстенлекле игътибар бирелә. Нәзарәткә төрле сораулар белән читтән торып мөрәҗәгать итү өчен берничә мөмкинлек булдырылган. Мисал өчен, 2018 елда Рамазанның беренче көннәреннән үк Татарстан Республикасы мөфтиенең «Дини сорау» яңа консультатив интернет-линиясе үз эшен башлап җибәрде – мөселманнар шәригать буенча кызыксындырган сораулар белән махсус булдырылган e-mail: dini.sorau@tatar.ru аша Камил хәзрәт Сәмигуллинга шәхсән мөрәҗәгать итә ала. Аңа ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтының махсус «Мөфтигә сорау» сәхифәсе аша да сораулар җибәрергә була. Ислам тематикасына кагылышлы сорауларга җавапларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Ышаныч телефонына шалтыратып та алырга мөмкин: +7 939 50 50 700.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе