Дөньяның ике капкасы

Һәр кешенең тормышында иң мөһим ике вакыйга бар. Аларның бере - туу, икенчесе исә үлемдер. Болар - бу дөньяның ике капкасыдыр. Аларны һичкем әйләнеп уза алмас,

БӘЙЛЕ
2022 Май 15

Һәр кешенең тормышында иң мөһим ике вакыйга бар. Аларның бере - туу, икенчесе исә үлемдер. Болар - бу дөньяның ике капкасыдыр. Аларны һичкем әйләнеп уза алмас, шуңа күрә бу ике вакыйга турында сөйләшкәндә һичкем дә битараф калмас. Туу белән үлем үзара капма-каршы булган ике котып, ягъни полюсны тәшкил итә.

Беренче карашка, бу ике котыпның үзара уртак булган сыйфат вә билгеләре юк кебек, саф каршылык кына. Әмма уйлабрак карасаң, охшашлыклары да табыла: туу да, үлем дә кешенең үз ихтыярында түгел, кеше аларны үзенә буйсындыра да алмый, әмма алардан котыла да алмый, һичкем дөньяга үзе теләп килми, һичкем үз теләге белән китми. Моның белән кем генә ризалашмас икән? Туу үлемнән әүвәл килүе белән үк беренчел. Димәк ки - туу, бу нисбәттә, үлемнән өстендер. Туганда кеше аңсыз-акылсыздыр, үсә торгач акылга утыра, белем җыя һәм вакыты җиткәч үзенең үлемгә таба барганын аңлап ала. Димәк, үлемгә таба бару - күбесенчә аңлы хәлдә башкарыла торган хәрәкәт. Шулай итеп кеше үлемне аңлы хәлендә каршы алуы белән ул туудан аерылып тора. Монысы инде - үлемнең өстенлеге. Нәтиҗә: туу белән үлем кеше ихтыярына буйсынмый торган ике вакыйгадыр.

Хәзер игътибарлы карашыбызны башка бер күренешкә юнәлтик. Мәгълүм ки, һәр балигъ булган кеше гомере дәвамында теге яки бу юлны сайлый да, теге яки бу канун-кагыйдәләрне аңлы рәвештә үти. Мәсәлән, җәяүлесе де, машиналысы да юлда йөрү кагыйдәләрен ригая кыла, чөнки белә: үтәмәсә — үз башына үзе бәла китерүе ихтимал. Эшләгән җирендә дә һәркем анда кабул ителгән кагыйдә вә тәртипләрне үтәп тора. Укуда яки ялда, гаиләдә яки армия хезмәтендә, хәтта ки төрмәдә булса да - һәркайда билгеле булган кагыйдәләр буенча аңлы рәвештә эш итә, шул кагыйдәләргә буйсына. Инде, мәсәлән, үзе ниятләп берәр чит илгә китсә дә андагы кагыйдәләрне үтәр, үз иленә кайткач - биредәге кануннарны үтәр. (Бу мисалда өстәмә дә бер хикмәт бар: үзе сайлап бер чит илгә киттеме - андагы хөкемнәргә буйсыныр, ягъни урыслар әйтемендәгечә «со своим уставом в чужой монастырь не лезут» яки «кунак булсаң-тыйнак бул» хөкемен үти. Туган илендә эшләр тагын да «мөшкел», кеше бит туган илен сайлап алмый, димәк, анда кабул ителгән кануннарны үтәве тагын да табигыйрак. Әйе, ил кануннарын санга сукмыйча яши торган җинаятьчеләр бар, әмма алар да үз даирәләрендә кабул ителгән законнар буенча яши. Димәк, нинди дә булса бер законга буйсынып яшәү һәр кешегә дә хас булган табигый бер халәттер.

Кеше яшәешенең һәр яссылыгында теге яки бу законнар гамәлдә тора. Шулай итеп, хәзер без бер мөһим нәтиҗә ясыйбыз: законнарның булуы һәм аларның кешеләр тарафыннан үтәлүе иҗтимагый хәятнең табигый һәм аерылгысыз бер үзенчәлеге һәм моны һәр аек акыл иясе танырга мәҗбүрдер. Инде сүзебез асылына кире кайтыйк. Туу белән үлемне кеше үзе сайлап алмый икән, бу дөньяга туу «капкасы» аркылы мәҗбүри(!) сурәттә кертелеп, үлем «капкасы» аша мәҗбүри(!) сурәттә чыгарылганчы гомер сәфәрен кылган вакытта үзе кебек мәхлүкълар уйлап чыгарган законнарга теләпме, теләмичәме буйсынып яши икән, ни кыяфәт белән ул Хак Тәгалә биргән законга, ягъни шәригатькә буйсынмыйча яши? Аек акыл күтәрмәслек бер каршылык, чәчрәп торган бер гаделсезлек хасил була түгелме? Күрегезче: Аллаһы тарафыннан бирелгән дөньяви тормышында нинди юл, нинди эш, нинди мәсләк сайласа да, андагы кеше акылы белән гамәлгә куелмыш кагыйдәләрне үтәп ригая кыла, ә Аллаһының Үз шәригатен үтәмәскә батырчылык итә, гәрчә бу дөньяны үз теләге белән сайламаса да! (Уйлап карасаң, «Суга сикерәм дә коры калам!» - дигән бер бәндәнең сүзе нинди мәгънәсез булса, «Аллаһы яраткан дөньяда Аның законына буйсынмыйча яшәү» дә шундый ук мәгънәсез бер дәгъвадыр).

Бу хәл Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм ба лалары өчен яратылган «дөнья» исемле «монастырьга» мәҗбүри сурәттә кертелгәннән соң, үзең уйлап тапкан «устав» буенча яшәп маташу түгелме? Сәламәт акыллы һәркем бу гаделсезлек вә мәгънәсезлекне, әлбәттә, сизмикүрми калмас. Инде моннан соң ни чыраебыз белән Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәмичә Ул тыйганнарны, киресенчә, адым саен эшләп йөрербез икән? Бу дөньяда без - кунак кына, ә кыланышларыбыз һич тә тыйнак түгел!

Илдар Баязитов


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе