Тышкы эшләр министрлыгы туристларга мөселман илләрендә үзеңне ничек тотмаска кирәклеген искә төшерде

РФ Тышкы эшләр министрлыгының Косуллык департаменты, курорт сезоны башланыр алдыннан, белешмәлек чыгарды. Ул Россия туристлары үзләрен чит илләрдә ничек тотарга тиешлеге хакында кагыйдәләрдән гыйбарәт.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 27. Фото:ansar.ru

Дипломатлар сәфәргә чыгучыларга башта барлык илләргә хас булган универсаль киңәшләр бирә. Җирле халык булганда, алар пешергән ризыклардан гаеп тапмаска, “Голливуд фильмнарында очрый торган” кимсетә торган ишарәләр ясамаска, гигиена кагыйдәләрен сакларга һәм исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш ителә.

Мөселман илләрендә хатын-кызларга текәлеп карап тору, аларга кул яки бармак белән төртеп күрсәтү тыела. Шулай ук урамда хатын-кызлар белән сөйләшергә яки танышырга омтылу, алар турында фикереңне әйтү хупланмый. Чит илдәге ир-ат әңгәмәдәшеңнең хәләл җефете турында сораулар бирү, хуҗа йортындагы гаиләнең хатын-кызлары белән танышырга омтылу, танышканда, хатын-кызга кул бирү, транспортта хатын-кызлар өчен каралган аерым бүлемгә керү тыела.

Моннан тыш мәчеткә аяк киеменнән һәм шортылардан керү, җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр куллану, җирле халыкка бүләк итеп исерткечләр һәм дуңгыз тиресеннән ясалган бүләкләр тәкъдим итү, Рамазан вакытында җәмәгать урыннарында көндезен ашау-эчү һәм тарту тыела.

Туристларга шулай ук Ислам гореф-гадәтләре өстенлек алган илләрдә комарлы уеннарда катнашырга, кеше алдында кочаклашып һәм үбешеп торырга, хатын-кызларга тездән өстәрәк, үтәкүренмәле яки тәнгә сыланып торган, түшләре ачык, терсәкләре күренеп торган киемнәр кию тыела. Җәмәгать урыннарына ир-атлар белән чыгу сорала. Таксига машина йөртүче белән рәттән утыру тыела.

Моннан тыш РФ Тышкы эшләр министрлыгы кайбер илләрдә бару буенча киңәшләр бирә. Аерым алганда, казах, британ һәм грек халыкларындагы мыскыллау сүзләре һәм ишарәләренең мәгънәсен аңлата. Һәм кайбер илләрдә җирле сүгенү сүзләренең рус телендәге сүгенү сүзләренә охшавын һәм моның чит ил кешеләре “хәтерен калдырырга мөмкин” ассызыклап үтә. Бу хакта ansar.ru яза.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе