Болгар ислам академиясе студентларына Шәйх Сайф Гали Мөхәммәд Әл-Асри ислам гакыйдәсе һәм ислам хокукының көнүзәк мәсьәләләре буенча бер атна дәвамында лекцияләр укыячак. Шәйх - Әбү Даби провинциясе мөфтияте хезмәткәре, Әбү Даби университеты мөгаллиме булып тора. Күренекле Сирия галиме Шәйх Мостафа Диб Әл-Буганың укучысы. Соңгысы Болгар ислам академиясендә ислам хокукы методологиясе мәсьәләләре буенча лекцияләр укып киткән иде.
Шәйх Сайф Гали Мөхәммәд Әл-Асри берничә мөһим хезмәт авторы дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.