Быел Татарстан Диния нәзарәтенең "Рухи мирас" бүләге депутат Разил Вәлиевкә тапшырылды

Бүген Диния нәзарәте бинасында җиденче тапкыр "Саматов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтә. “Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең Саматовның мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылды.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 03. Фото:dumrt.ru

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Габделхак Саматовның улы Таһир Саматов, мөселман уку йортлары җитәкчеләре, шәкертләр һәм Габделхак хәзрәтнең укучылары катнаша.

"Габделхак хәзрәт Саматов совет заманында динебезне саклап калган, берничә буын дин әһелләрен тәрбияләгән олуг остаз. Ул Татарстанда иң беренче рәсми мәдрәсәне эшләтеп җибәрә. Башта Чистайда ача, аннары Казанда оештыра. Аның шәкертләре хәзер үзләре дә мөфтиләр, хәзрәтләр. Габделхак хәзрәтне күпләр шәригать хөкемнәрен үтемле итеп аңлатып биргән казый буларак беләләр. Дини сорауларга җавап рәвешендә чыккан китаплары, вәгазьләре, хөкемнәре аның зур гыйлем иясе булуы хакында сөйли.

Габделхак хәзрәт дини яңарыш башланган чорда күп сандагы дини эшләргә җитәкчелек итә. Замандашлары сөйләвенә караганда, нинди генә кыен хәлләргә тарыса да ул сабырлыкка, тынычлыкка чакырган дин әһеле. Аның елый-елый дога кылганнарын искә төшерәләр. Хәзрәтнең ихласлыгы көчле иде диләр", - дип сөйләде мөфти ачылыш тантанасында.

Мәгълүм булганча, ел саен әлеге укуларда дин өлкәсендә зур тырышлык куйган, рухи мирасыбызны саклаучы шәхесләргә Татарстан Диния нәзарәтенең "Рухи мирас" бүләге тапшырыла. Быел әлеге олуг бүләккә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев лаек булды, дип хәбәр итә мөфтият сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе