Быел Сөекле пәйгамбәребез дөньяга килгән Рабигуль-әүвәл ае Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте һәм Ярдәм мәчете өчен вакыйгаларга бай булды

Быел Сөекле пәйгамбәребез дөньяга килгән Рабигуль әүвәл ае Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте, шул исәптән, Ярдәм мәчете өчен дә вакыйгаларга бай булды. Пәйгамбәребезне хөрмәтләп искә алу чаралары белән беррәттән, мәгърифәт-агарту юнәлешендәге чаралар, тарихи мирасыбызны барлау һәм вафат булганнарны яд итү кебек чаралар да оештырылды.

БӘЙЛЕ
2019 Ноя 30

Быел Сөекле пәйгамбәребез дөньяга килгән Рабигуль әүвәл ае Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте, шул исәптән, Ярдәм мәчете өчен дә вакыйгаларга бай булды. Пәйгамбәребезне хөрмәтләп искә алу чаралары белән беррәттән, мәгърифәт-агарту юнәлешендәге чаралар, тарихи мирасыбызны барлау һәм вафат булганнарны яд итү кебек чаралар да оештырылды.

- Ай башыннан “Ярдәм” мәчетендә имамнарыбыз ястү намазы алдыннан сөекле пәйгамбәребезнең тормыш юлына һәм аның пәйгамбәрлек юлына багышланган тарихлар, кызыклы вагыйгалар һәм могҗизалар турында сөйләде.

- “Ярдәм” мәчетендә Мәүлид аен хөрмәтләп, ике тапкыр Мәүлид мәҗлесе үткәрелде. Аның берсе Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте күләмендә уздырылса, икенчесе “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының химаячеләре - “Планета Одежда Обувь” кибетләр челтәре җитәкчеләре тарафыннан оештырылды.

Мөхтәсибәт күләмендә уздырылган Мәүлидтә “Ярдәм” фондының ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен “Сөйләшә торган куллар” социаль проекты буенча тернәкләнү узган шәкертләр дә катнашты. “Ярдәм” мәчете имамы Хәбир хәзрәт Хановның сөекле пәйгамбәребезнең Ислам динен тараткандагы ныклыгы турында күңелләргә үтеп керерлек вәгазен ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр дә төшенеп утырды. Аларга вәгазьне кул ишарәләре белән сурдотәрҗемәче Рәйсә Сабирҗанова аңлатып барды. Ишетмәүче һәм начар ишетүче шәкертләр Мәүлид кунакларын бәйрәм белән үз телләрендә котлады. Мәҗлес иминлек сорап, дога кылу белән тәмамланды.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының химаячеләре - “Планета Одежда Обувь” кибетләр челтәре җитәкчеләре тарафыннан оештырылган Мәүлидтә сәламәтлеккә туймаганнар, “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча тернәкләнү узучылар, мәхәлләнең хөрмәтле абыстайлар һәм аксакаллары, “Ярдәм” мәчетенең “Мәктәб”ендә Ислам дине нигезләрен өйрүчеләр катнашты.

- Рабигуль әүвәл ае урталарында мөхтәсибәтебезнең “Миргазиян” мәчетендә балалар арсында сөекле пәйгамбәребезнең тормыш юлына багышланган викторина узды. Утыздан артык ир һәм кыз бала, сорауларга җавап эзләп, Аллаһ илчесенең тормышыннан кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшерде. Сөекле пәйгамбәребез тормышы - алар өчен сабырлык, мәрхәмәтлелек, ныклык һәм башка гомумкешелек кыйммәтләре буенча үрнәк. Мондый мәгърифәт чаралары Ислам диненә тагын да якынайта. Пәйгамбәребез кебек күркәм холыклы булырга этәрә.

- “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре һәм мәхәллә халкы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте активистлары Казанның Бишбалта бистәсендә урнашкан XVI гасырга караган мөселман зиратында көзге традицион өмәдә катнашты. Зур-зур агачларны кисте, зиратны чыбык-чабыктан арындырды. Өмә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар Шурасы ярдәмендә оештырылды.

Мөселман зираты аркылыга бетон койма белән тотып алынган. Анда мөселман зираты дигән язу язылган. Тагын да эчтәрәк “Казан ханлыгы чорының тарихи ядкәре” дип язылган таш тора. Бөтен зиратында 5-6 ярым җимерелгән кабер ташын күрергә була. Бөтенрәк ташларның да күбесе алгы якта. Ә калган ташлар зират территориясендә таралып ята. Зиратта агачлар бик күп. Димәк, һәр агач астында кабер дигән сүз. Пляж янындагы сулык зиратның төп өлешен тәшкил итә. Билгеле булганча, Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң, зират су астында калган.

Әлеге зиратка 30-40-50 нче елларга кадәр җирләгәннәр дигән мәгълүмат бар. Биредә гарәп язуын белгән бабаларыбыз мәңгелек йортын тапкан инде. Кабер ташлары гарәп язулы, гади генә итеп ясалган. Бу зиратта өмәләр уздырып, аны чистарту гына түгел, архивлардагы метрикә кенәгәләрен өйрәнеп, Бишбалта зиратына кагылышлы мәгълүматны баету, анда кемнәр җирләнгәнлеген ачыклау һәм бергәләп тарихи мирасыбызны торгызу кирәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе