Болгарда Татарстан мәдрәсәләре хакында белешмәлек әсбап тәкъдим ителде

"Татарстан мәдрәсәләре һәм остазлары" китабына республиканың тугыз мәдрәсәсендә эшләүче мөгаллимнәрнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге хакында мәгълүмат тупланган.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 28. Фото:dumrt.ru

Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мәдрәсәләре хакында белешмәлек әсбап тәкъдим ителде.

Әлеге китапка мәгълүматлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге тарафыннан, бер ел дәвамында җыелып, басмага әзерләнгән.

Татарстан мәдрәсәләре һәм аларда белем бирүче мөгаллимнәр, хезмәткәрләр турындагы белешмәлеккә кереш сүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин язган. Китап "Һәр уку йортында да абруйлы, акыллы, дини һәм шул ук вакытта дөньяви белемгә ия булган остазлар белем бирә" дигән сүзләр белән башлана.

Белешмәлеккә республиканың тугыз мәдрәсәсендә эшләүче мөгаллимнәрнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге хакында мәгълүмат тупланган дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе