- Татарларда гарәп телендә язылган, ислам дөньясында киң горизонтлар ача торган бик бай дини мирас бар. Гарәп теле теге яки бу мәдәниятне халыкара мөселман җәмәгатьчелеге белән берләштерүче мөһим факторларның берсе. Инкыйлабка кадәр "Мөхәммәдия" шәкертләре фәнни эшләрне гарәп телендә язган. Безгә әлеге традицияләрне торгызырга кирәк. Без исламны, мирасыбызга таянып, Аллаһ тарафыннан ничек иңдерелгән, шулай өйрәтергә тиеш, - диде мөфти.
Мөфти хәзрәтләре сүзләренчә, әлеге максатны тормышка ашырганда, мәдрәсәнең уку-укыту программасына үзгәрешләр кертү таләп ителәчәк. Үзгәрешләр төп уку әдәбияты һәм уку планнарында дисциплиналар бүленешенә кагылышлы. "Бу мәсьәләдә "Мөхәммәдия"нең башлангыч чорларына игътибар юнәлтергә һәм ХХ гасыр башында күренекле галимнәр һәм дин галимнәребез тарафыннан эшләнгән уку-укыту программасын нигез итеп алырга тәкъдим итәм. Максатыбыз - хәзер дә актуальлеген югалтмаган һәм ислам турында белем алуда кулай классик хезмәтләргә кире кайту", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөгаллимнәр Камил хәзрәтнең фикерләрен хупладылар. Совет әгъзалары барлык предметлар буенча уку сәгатьләрен бүлү, төп һәм факультатив уку әсбапларына кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Боларның барысы да хезмәт базарының ислам өлкәсендәге теге яки бу белгечләргә карата булган ихтыяҗны исәпкә алып эшләнде.
Педагогик совет тарафыннан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең уку-укыту программасына үзгәрешләрне этаплап кертү буенча тәкъдимнәр эшләү турында гомуми карар кабул ителде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.