Корылтайда хәзерге тормыш-чынбарлыкка һәм дөньяда бара торган вакыйгаларга туры килә торган фәтвалар чыгаруның никадәр мөһим икәнлеге билгеләп үтелде. Соңгы вакытта белемнәре җитәрлек булмаган, әмма радикаль юнәлештә башка кешеләрнең намусына, милкенә һәм тормышына зыян салырга рөхсәт итә торган фәтвалар бирүче кешеләр барлыкка килүе турында да әйтелде.
Әл-Әзһәр шәехе Әхмәд Тайиб дин әһелләрен җәмгыятьнең барлык катлаулары белән активрак эшләргә чакырды. Чөнки радикаль агым тарафдарлары, кешеләр арасына үтеп кереп, үз карашларын тарата. Галим фикеренчә, моңа бәйле рәвештә өммәт эчендә бердәмлек булдырырга, Әһлү Сүннә-вәл-Җәмәгать төшенчәсе төшенчәсе турында истә тотарга кирәк.
Әл-Әзһәр шәехе игътибарны башка көнүзәк мәсьәләләргә дә юнәлтте. Дин әһелләренә гаилә кору, күпхатынлылык, аерылышу һәм балалар тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне дә хәл итүдә дә катнашу кирәк. Беренче хатынын тиешенчә тәэмин итмичә торып, икенче хатын алган ирләр белән бәйле очраклар булуы билгеләп үтелде. Мондый очраклар нәтиҗәсендә балаларның психикасы какшый. Сәламәт булмаган психологик мохиттә тәрбияләнгән яшь буын чит йогынтыга тиз бирешә. Үз вакытында хәл ителмәгән бу мәсьәләләр бүген мөселман җәмәгатьчелеге каршында торган проблемаларны китереп чыгара да инде.
Тулаем алганда, әлее конференция азчылык проблемасына багышланган иде. Кызганычка каршы, радикаль төркемнәрдәге кешеләрнең күпчелеге мөселманнар күпләп яшәмәгән илләрдән килүчеләр, дип билгеләп үтелде җыенда. Моңа бәйле рәвештә галимнәрне активрак булырга, җаваплылык тоеп эш итәргә, халыкны аңларга һәм фәтваларны дөрес итеп, кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып чыгарырга чакырдылар, дип хәбәр итә РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.