Балтач районының Бөрбаш авылында узган 7 мең кешелек мөселман балалар Сабан туеннан безнең ФОТОРЕПОРТАЖ

Быел яшь буынга дини, рухи һәм әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән Сабантуй унынчы тапкыр оештырылды. Әлеге чарага, Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә килделәр. Сабантуйга фатиха һәм илһам бирүче – Балтач районы имам-хатыйбы, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Бәйрәмгә малайлар һәм ир-атлар – түбәтәй киеп, хатын-кызлар яулыктан һәм гаурәтләре ябылган киемнән килергә диелгән шарт куелган иде.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 24. Фото:Римма Гатина

Асылыбызга, гореф-гадәтләребезгә кире кайту, Сабан туйларын бернинди исерткечләр сатмыйча гына, матур, кызыклы итеп уздырып була дигән фикерләрне тагын да куәтләп җибәрде бу бәйрәм. Татарстан Президенты Р.Миңнеханов фатихасы белән мөселман балалар Сабан туе республиканың башка төбәкләрендә уздырыла башлады. Шулай итеп, бөтен Татарстанга мөселман балалар Сабан туе дигән десант төште. Өммәт үсешенә этәргеч бирүче әлеге бәйрәмнән фотосурәтләрне тамаша кылыгыз. Җәлил хәзрәт дәвамчыларын тәрбияләүче әлеге Сабантуйдан тәфсиллерәк язманы соңрак тәкъдим итәрбез.

Римма Гатина фотосурәтләре.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Кайберәүләр: “Мөселман Сабантуе булмый ул. Сабантуй Сабантуй була инде”, - дигән иде”.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе