Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмасы 2018 елның 19-21 июль көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форумда дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу көтелә. Быел форум мәшһүр мәгърифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууга 200 ел тулуны билгеләп үтү дәверендә уза.
Тугызынчы форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 70 төбәгеннән 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы. Форумда алар 19 июль көнне шушы секцияләрдә эшләячәк:
- Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру;
- Балаларга дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар;
- “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре;
- Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле;
20 июльдә “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы уза. Биредә 4 секция эшчәнлегенә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәcьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.
21 июльдә форум делегатлары Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачак.
Белешмә: Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Ул вакытта Казанга Россиянең 40 субъектыннан 700 дин әһеле җыелган иде. Мәртәбәле имамнар, мөфтиләр, мөхтәсибләрне һәм башка дин эшлеклеләрен бергә туплап оештырылган әлеге зур чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе тырышлыгы белән уздырылды дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмасының рәсми сайтында.