Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә халыклар бердәмлеге турында вәгазь укылачак

Имамнар мәхәллә кешеләрен халыкларның эчке хәвефкә каршы бердәм көрәшне символлаштыра торган әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәчәк һәм мөнбәрләрдән халыклар бердәмлеге һәм дуслыгының, Россия территориясендә татулыкны һәм тынычлыкны саклауның әһәмияте турында үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгыраячак.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 03. Фото:dumrt.ru

Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укылачак.

Имамнар мәхәллә кешеләрен халыкларның эчке хәвефкә каршы бердәм көрәшне символлаштыра торган әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәчәк һәм мөнбәрләрдән халыклар бердәмлеге һәм дуслыгының, Россия территориясендә татулыкны һәм тынычлыкны саклауның әһәмияте турында үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгыраячак.

Моннан тыш, имамнар үз чыгышларында татар халкының мөһим бурычы – милләтне берләштерү үзәге булган, төп милли үзбилгеләнү, мәдәни һәм тарихи хәтернең нигезе булган туган телне саклау турында искә төшерәчәк.

Халыклар бердәмлеге көне – Россия дәүләт бәйрәме. 2005 елның 4 ноябреннән билгеләп үтелә. Бу көн татарстанлылар өчен аеруча истәлекле, чөнки Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яши.

Татарстанда 1500 артык мәчет эшли дип хәбәр итә мөфтиятнең сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе