Бүген КФУда исламда кулланучылар кредитлары, ислам банкингы (ипотека һәм кредит карталары) турында аңлатачаклар

Казан федераль университетының ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә “Ислам хокукының заманча проблемалары” дигән темага агарту лекцияләре сериясе ахырына якынлаша. Лекцияләрне тыңлаучыларга ипотека, иминиятләштерү, кредит карталары һәм башка инновацияләр турында мәгълүмат шәригать күзлегеннән чыгып бирелә.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 16. Фото:unikaz.asia

Дәресләрдә күп мөселманнарны борчыган көнүзәк темалар карала. Аерым алганда, дөньяви дәүләт шартларында финанс операцияләрен, сәүдәне, финанс-хокук мөнәсәбәтләрен шәригать кушканча кору мәсьәләләре ачыклык кертүне таләп итә.

Бүген дәресләр кичке сәгать алтыдан тугызга кадәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 йорт адресы буенча Халыкара мөнәсәбәтләре, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының 207 нче аудиториясендә “Islamica” лекториясендә үткәреләчәк. Дәресләрне рус телендә кичке сәгать алтыдан тугызга кадәр Россия ислам иниституты мөгаллиме, Иордания дәүләт университетын һәм Илкүләм мәгълүмати технологияләр университетын (Санкт-Петербург) тәмамлаган Мөхәммәд хәзрәт Моратов алып бара.

Бүген дәрестә исламда кулланучылар кредитлары, ислам банкингы (ипотека һәм кредит карталары) белән бәйле мәсьәләләр каралачак.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе