“Ярдәм” мәчете һәм дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә танылган дин әһеле, Азербайҗан дин галиме, танылган Изге Коръән тәфсирен эшләгән Элмир Кулиев булып китте. Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов уздырган тәфсилле экскурсиядән соң Элмир әфәнде, бик күп илләрдә булса да, мондагы кебек хәлне бер җирдә дә күрмәгәнлеген белдерде.
Элмир Кулиевны үзәктә алып барылган социаль эшчәнлекнең төрлелеге хәйран калдырды. Аның сүзләренә караганда, гадәттә тернәкләндерү үзәкләре бер юнәлештә генә эшли. Инвалидларны тернәкләндерү белән шөгыльләнсәләр, шулар белән генә эшлиләр. Шулай ук ятимнәр, наркоманнар белән генә эшләүчеләр бар. Ә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды бу юнәлешләрнең барысын да бергә алып бара һәм кешеләргә ярдәм итә.
Хөрмәтле кунаклар китабында да ул, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды һәм мәчет, дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге эшчәнлеген югары бәяләп: “Бик күпләр Ислам турында сөйли. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешкәннәр генә, Пәйгамбәребезнең эшен дәвам итеп, Ислам буенча яши. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды проектларын тормышка ашыручылар бүгенге көндә нәкъ менә сөннәтнең гамәлдә ничек үтәлергә тиешлеген ачык күрсәтә.
Монда күргәннәремне сүз белән генә аңлатып бетерә алмыйм. Әмма үземә бу гади, шул ук вакытта Бөек кешеләр белән янәшә булып, аларның алга таба да әлеге игелекле, хәзерге заманда күзгә дә күренми, әмма иман китергән һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашуга өметләнгәннәрнең йөрәкләрендә чиксез зур булган эшкә тугры булып калуларын телим. Ул аларның бу эшен, тырышлыгын бәяләсен. Бу мәчет, үзәк һәм әлеге хезмәткә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтен ирештерсен. Әмин!” - дип язып калдырды.