Аллаһ рәхмәте белән бу көн килде: яшьләр өчен могҗизага тиң никах-туй мәҗлесе оештырылды

Гыйбрәтләнерлек, чагыштырып куанырлык вакыйгалар еш булып тора монда. Әле менә узган атнада гына “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тырышлыгы белән оешкан “Гаилә учагы” балалар йортында тәрбияләнеп, инде канат ныгыткан ике яшь йөрәкнең – Фәрит белән Анастасиянең никахлашуына, Габдрахмановлар гаиләсе төзелүгә шаһит булдык. Кем әйтмешли, никахларны, кавышуларны күргән бар, анысы. Ә менә болары бигрәк тә үзгә, бигрәк тә могҗизага тиң булды шул!

БӘЙЛЕ
2017 Июл 18

Казаныбызның “Ярдәм” мәчетенә аяк баскан саен, бирегә Аллаһы Тәгалә гыйлемен танырга килүчеләрнең күплеген һәм төрлелеген күреп гаҗәпләнәм мин. Төркем-төркем булып ишетмәүчеләрнең аерым хәрәкәтләр аша дин сабагы алып утыруларын, күрмәүчеләрнең бармак битләре аша Брайль системасы буенча Коръән укуларын, компьютерда ислам нигезләрен үзләштерүләрен күрү, инвалид арбасында утырган ир-атларның, хатын-кызларның остазларына дәрес тыңлатуларына шаһит булу, ир балаларның, яшүсмерләрнең Коръән ятлау курсларында тырышып сабак алуларын күргәч, биредәге мохиткә кемне генә соклану хисе, гыйбрәтләнү кичерешләре биләп алмый икән?! Әти-әнисез ятимнәрне, ярдәмчесез калган гарипләрне, катлаулы язмышка дучар булган төрледән-төрле инсаннарны бер түбә астына җыйган, үз канаты астына алган бу иман йортын тикмәгә генә эшчәнлеге буенча Россиядә бердәнбер, берәүне дә кабатламаган урын, димиләр.

Әйе, гыйбрәтләнерлек, чагыштырып куанырлык вакыйгалар еш булып тора монда. Әле менә узган атнада гына “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тырышлыгы белән оешкан “Гаилә учагы” балалар йортында тәрбияләнеп, инде канат ныгыткан ике яшь йөрәкнең – Фәрит белән Анастасиянең никахлашуына, Габдрахмановлар гаиләсе төзелүгә шаһит булдык. Кем әйтмешли, никахларны, кавышуларны күргән бар, анысы. “Ярдәм” мәчетенең дә иркен, затлы никах залы, тантаналар, туйлар үткәрү заллары буш тормый. Ә менә болары бигрәк тә үзгә, бигрәк тә могҗизага тиң булды шул!

...2014 елның көзендә ятимлек ачысын җитәрлек татыган, бик күп авырулар кичерү сәбәпле гаиләләргә уллыкка-кызлыкка алынмаган 10 бала, Теләче районындагы Җөри авылында ачылган “Гаилә учагы” балалар йортына кабул ителеп, гаилә җылысына тиенәләр, барысы да берьюлы әниле булалар. Дин-исламыбыз кушканча рәхим-шәфкатькә корылган бик тә кирәкле һәм өлгереп җиткән социаль проектка хәерле сәгатьтә нигез салына. Ә шушы җаваплылыкны иңнәренә алган Мәликә ханым Гыйльметдинова исә күпбалалы әнигә әйләнә.

Төрле яшьтә, төрле милләттәге һәм кечкенә генә булсалар да авыр язмышлар кичергән, саулыкка туймаган сабыйларны тернәкләндерү, савыктыру, әдәп-әхлак төшенчәләрен сеңдереп тәрбияләү, килешегез, әле нормаль гаиләләрдә дә шактый кыенга туры килгән, бик күп көч, сабырлык сораган, бәяләп бетергесез хезмәт. Аллаһ рәхмәте, әни сүзен әйтергә, әни җылысына сырпаланырга еллар буе хыялланган ир балалар да, кыз балалар да Мәликә ханымны беренче көннәрдән үк “Әнием”, “Әни” дия башлыйлар. Яше җиткәннәрен Сабадагы махсус мәктәпкә йөртеп укыту, мөстәкыйль тормышка әзерләү, һөнәрләргә өйрәтү белән ел арты ел үткәне сизелми дә.

Тиешле тәрбия булгач, бер кулдан карагач, балалар күзгә күренеп тернәкләнә, балигълыкка ирешә. Үсеп җиткәч, кош балалары да канат ныгыткан ояларын калдырып, үзләренә оя коралар. Аш-су пешерүче һөнәрен алган 18 яшьлек Владимир кызы Настя белән 21 яшьлек Фәрит Фәрхать улы, Мәликә әниләренең хәер-фатихасын алып, менә гаилә кордылар, укытучыларын, тәрбиячеләрен, туган-тумачаларын чакырып, никах-туйларын гөрләттеләр. Әлбәттә, болар барысы да “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды ярдәме белән, затлы итеп, җиренә җиткерелеп оештырылды.

Яшьләргә әниләре Мәликә ханым Гыйльметдинова фатихасын бирә.

Моннан 4 ел элек “Гаилә учагы” балалар йортына кабул ителгәндә бу балаларга “Сез менә шундый игелекле кулларга эләгерсез, бик еш “Ярдәм” мәчетенең көтеп алган кунаклары булырсыз һәм үзегез дә әкренләп ислам дине кыйммәтләрен үз итәрсез, намазга басарсыз, ураза тотарсыз, вакыты җиткәч, гөрләтеп кызыл туй үткәрерсез”, - дисәләр, моңа кем генә ышаныр иде икән?! Һәм Аллаһ рәхмәте белән бу көн килде: бу яшьләр өчен могҗизага тиң никах-туй мәҗлесе оештырылды. Яшь парларга иң-иң изге теләкләр җиткерелде. Барыбыз да ак юл, төзек никах теләдек. “Гаилә учагы”на кабул ителгән балалар башкалардан ким булмасын дип тырышкан, тәүге карлыгачларын олы тормышка чыгарган, баккан, тәрбияләгән әниләре Мәликә ханым Гыйльметдиновага да ихлас рәхмәтләр яуды. Хәерле сәгатьтә, балакайлар!

Вәсилә Рәхимова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе